"ЮБИЛЕЙ. 75 ЯШЬ!"

Татарстанның халык артисты ГАЛИУЛЛИН ӘНӘС СӘГЫЙДУЛЛА улына- 75 яшь!

12 февраль көнне кич 18.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты ГАЛИУЛЛИН ӘНӘС СӘГЫЙДУЛЛА улына 75 яшь тулу уңаеннан К.Тинчурин әсәре буенча куелган “Сакла, шартламасын!” бенефис- спектакле була. Николай Александрович ролен юбиляр үзе башкарачак.

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин Татарстанның Әлки районы Чуваш Кичүе авылында 1940 елның 14 декабрендә дөньяга килә. Театрда хезмәт юлын 1962 елдан башлап җибәрә.

Театрдагы 50 елдан артык иҗат гомерендә берсеннән – берсе истә кала торган образлар тудырды. Ул образлар һәрберсе тамашачыга якын.

Ә.Галиуллинның тынгысыз хезмәте Татарстан Хөкүмәте тарафыннан да югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының халык артисты” дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Төп рольләре: Антонио –«Терезаның туган көне»- Г.Мдивани, Йолдыз- «Әниемнең чал чәчләре»- Ә.Мирзаһитов, Миша- «Тынгысыз йөрәк»- С.Алёшин, Кәрим- «Урман егете»- Т.Закиров, Леонидик- «Минем бичара Маратым»- А.Арбузов, Симеон- «Богауланган мәхәббәт»- Ю.О’Нил, Аяз- «Кайнана»- М.Шамыхалов, Фәрит- «Тол хатыннар көймәсе»- И.Грекова, Фәрит –«Синең җырың»- Г.Минский, Хәлил –«Нигез ташлары»- Т.Миңнуллин, Ахун –«Хуҗа Насретдин»- Н.Исәнбәт, Әсфән –«Игълан буенча өйләнү»- В.Константинов, Б.Рацер, Зыя –«Сандугачлар килгән безгә»- И.Юзеев, Сафуан- «Бер тамчы ярату»- Н.Гыйматдинова, Шәех морза- «Американ»- К.Тинчурин, Николай Александрович- «Сакла, шартламасын! »- К.Тинчурин, Саттар- «Гайфи бабай, өйлән давай! »- Г.Зәйнәшева, Кыйтфир- «Йосыф- Зөләйха»- Н.Хисамов, Саттар- «Сүнгән йолдызлар»- К.Тинчурин, Түрә-«Без барыбыз да кешеләр»- Э.М. Ремарк һ.б.

Юбилей кичәсендә артистны дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре тәбрик итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1260
    0
    6
  • 26 гыйнвар 2021 - 12:03
    КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә  беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
    1106
    0
    1
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    428
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019