Логотип Идель
Ялкын

ЮБИЛЕЕГЫЗ БЕЛӘН, ЗӨЛФӘТ АБЫЙ!

Бу абыйның җырлары белән кайчан танышканымны төгәл генә хәтерләмим. Әмма үзе белән танышу 2002 нче елда, “Ялкын”ның ноябрь саны килгәч булды. Сөмбел апа Гаффарова аның белән әңгәмә корган иде. Ул әңгәмә ничә еллар буена кат-кат укылды, ул сан иң кадерлеләрнең берсе булып, бүген дә саклана. Чөнки ул абый үзе бик якын кешегә әверелде. Аның һәр җыры үзенә гашыйк итте. Һәр әсәре күңел аша үткәрелде. Ул – Зөлфәт Хәким. Аңа бүген – 55. Юбилеегыз белән, Зөлфәт абый!


Зөлфәт Хәким – татар халкының мәшһүр  җырчысы, композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.


1960 нчы елда Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. Үз авылындагы мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт итә, соңыннан Казан химия-технология институтында читтән торып укый.


1980 нче елларда сәнгатькә һәм әдәбиятка килә. Мәдәният өлкәсендә ул шагыйрь, композитор, драматург, проза остасы буларак мәгълүм.


Зөлфәт Хәкимнең “Агымсуда ни булмас”, “Курку” һ. б. повестьлары, “Мәгънәсез низаг” (1991), “Чын ярату” (1991), “Котлы булсын туегыз!” (1991), “Гонорар” (1994) һ.б. күпсанлы хикәяләре һәм монологлары дөнья күрде. Авторның 1995-1996 нчы елларда иҗат ителгән “Гөнаһ” исемле романы тирән фәлсәфилеккә, психологизмга корылган булуы белән башка әсәрләрдән аерылып тора. Әлеге роман татар прозасының казанышы булды. Ул автор тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителеп, “Трясина” исемендә нәшер ителде.


Зөлфәт Хәкимнең Идел буе Болгар дәүләте тарихына багышланган “Мәңгелеккә изге сәфәр” (1995-1996) пьеса-кыйссасы, тормышыбызның иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга багышланган, тоталитар системаның асылын ачкан “Җүләрләр йорты” (1995) трагикомедиясе, халыкның тормыш-көнкүрешен тасвирлаган “Карак” (1994), “Зәхмәт”(1994), “Үтермә” (1996), “Килә ява, килә ява” (1997), “Мин төш күрдем” (2001), “Чапты атым Казанга” (2002) һ.б. пьесалары яңа форма, стиль, образлар системасы белән аерылалар.


Зөлфәт Хәким – тирән фәлсәфи эчтәлекле мәкаләләр һәм афоризмнар авторы да. 2003 нче елда татар драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерү максаты белән Татарстан күләмендә үткәрелгән “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә З. Хәкимнең “Телсез Күке” драмасы беренче урынны яулап алды. Шулай ук драматургның “Бит” пьесасы да махсус бүләккә лаек булды.


2009 нчы елда Зөлфәт Хәким “Телсез күке” театраль романы буенча сәхнәләштерелгән спектакль өчен Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә лаек булды.



Зөлфәт Хәким турында замандашлары


Зөлфәт чыннан да заманча һәм классик язучы. Ул хәзер үк тарихка кергән. Аның капризлары, ялгышулары булырга мөмкин. Әмма ул Зөлфәт Хәким. Сирәк талант, үзенчәлекле шәхес, замана көзгесе. Шамил Закиров әйтмешли, Аллаһның татар халкына биргән бүләге.


 Римзил Вәлиев


Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән кеше ул. Ул күп кырлы талант иясе. Хәзерге заман эстрадасы  Зөлфәт Хәким җырлары кебек зур дәрәҗәдә булырга тиеш. Ул чын мәгънәсендә эстрада өлкәсендә иң югары нокта куя торган кеше.


Хәмдүнә Тимергалиева


Ул башкарган җырлар берсе дә тик торганнан иҗат ителмәгән. Барсы да уйланып эшләнгән фәлсәфи җырлар. Алар барсы да тормыш, милләт, халык язмышы белән бәйләнгән.


 Мәсгүт Имашев


Чыганак: Википедия сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев