Логотип Идель
Ялкын

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов өйләрендә узган Яңа ел дискәтүген күрсәтте /видео/

Биергә яратасызмы, дуслар? Кайсы төр биюләрен якын күрәсез? Мәсәлән, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов җырлап кына түгел, биеп тә күңел ача.

https://www.youtube.com/watch?v=GJs_s-vy5WE

Алар һәрвакыттагыча Ютуб каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар, үзләренең тормыш мизгелләре, ачышлары белән тамашачыларын сөендереп торалар.

Бу юлы Гүзәл белән Илдар бию бәйгесе - "Just dance now" уенын видеога төшергән. Күзәтеп барганнардан, Гүзәл Уразованың һәрчак сәхнәдә җырлау белән беррәттән оста биюче да булганын әйтә алабыз. Шуңа күрә, бу юлы да ул әле уен башланмаган көе, профессиональ биюче сыман әзерләнеп тора.

Ире дә хатынын: "Мощный җырчы һәм мощный биюче", дип юкка атамый.

Бу уен шартлары мондый: телефонда аерым кушымта булдыртырга һәм кулда тотарга, кабельны телевизорга тоташтырырга һәм анда биегән кешеләр артыннан кабатларга.

Иң башта, һинд биюе. Гүзәлгә бу бию аеруча да күңеленә хуш килә ахры. Ник дигәндә, җаны-тәне белән бик теләп башкара ул аны. Илдар да калышмаска тырыша. Шулай да биюне башкарганга баллар куелганда, Илдар Хәкимов җиңә әле. Хәтта хатыны да аптырашта калып:"Да, ладно!", ди.

Икенче бәйге - чит ил җырына мультфильм герое - панда артыннан кабатлау. Мондый хәрәкәтләр күп көч таләп итсә дә, җырчылар бер дә бирешми, икенчесен дә бик яхшы бииләр. Бу юлы Гүзәл җиңә.

Биюләре арасыннан иң җитез, шаян, шук итеп башкарганнары - 2013 елда киң кулланыш алган "Oppa Gangnam Style" Корея рэпы. Босында Хәкимов-Уразова гаиләсе бәйгегә карамыйча,  рәхәтләнеп икәү бергә бии.

Әлбәттә, дуслык җиңә. Бүтәнчә булырга мөмкин дә түгел. "Яңа ел дискәтүге шәп булды! Әле мондый биюләр генә түгел, тагын әллә ниндиләрен күрсәтербез. Менә Илдар бүген бию түгәрәгенә дә язылды", ди Гүзәл Уразова. Димәк, барысы да алда әле. Көтеп калабыз. Сүз уңаеннан, Ялкын алар белән дуслашып, ничек татар телле популяр җырчы, блогер булу серләрен белергә тели.

//Ялкын//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев