«YOU SHUT UP! ЯКИ ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ АЧЫК ХАТ»

Яшүсмерләр көннәренең шактый өлешен өйдә түгел, дуслары һәм яшьтәшләре арасында мәктәптә уздыра. Укудан тыш вакыт һәм ял көннәре турында ни әйтеп була? Асылда, бер генә яшүсмер дә үз планнарына гаиләсе катнашындагы чараларга баруны кертмәс иде

Ни өчен?

Ата-ана буларак, үзегезгә шундый сорау куйганыгыз бармы? Ни өчен әле кичә генә артыгыздан тагылып йөргән балагыз бүген сезнең янда тормас өчен бар нәрсәгә әзер?

Беренчедән, яшүсмер гаиләсенең һәрвакыт янында булачагын аңлый. Шуңа күрә яшь чакта вакытының күп өлешен дуслары белән үткәрү күпкә кызыграк дип саный.

Икенчедән, гаиләсен түгел, ә бәлки, дусларын беренче урынга кую яшүсмернең үзенә ошаган кешеләр яисә үзе ошарга теләгән кешеләр белән генә аралашырга теләвеннән килә.

Өченчедән, үсмер фикеренчә, дуслар сайлаганда дөрес яисә ялгыш карар була алмый. Яшүсмер үзе сайлаган төркемгә кушылыр өчен барысын да эшләргә мөмкин. Бу сәер булып тоелыр, әмма кайбер яшьләр сокланган яисә үзләренә үрнәк иткән кешеләргә "шытырдап ябышалар". Дуслар кешене озак күзәтү юлы белән сайлана: ул кешедә үсмер үзендә үстерергә теләгән сыйфатлар табылуы шарт.

Инде ни эшләргә?

Сез югарыдагы өч пунктны берничек тә юкка чыгара алмыйсыз. Бераз юнәлеш биреп, күзәтеп тору гына мөмкин. Әйдәгез, шулай килешик:

Адым №1: үсмернең кемгә ошарга теләвен һәм дусларының кем булуын, нинди даирәдә булуын үзенә хәл итәргә мөмкинлек бирегез.Кысылырга ашыкмагыз.

Адым №2: әгәр сез борчыласыз икән, үсмергә турыдан-туры түгел, ә “йомшак” кына мөрәҗәгать итегез, ни өчен нәкъ менә шул кешеләрне дус итеп сайлавын бергәләп ачыклап карагыз.

Адым №3: әгәр сез балагызның әлеге кешеләр белән аралашуын һаман да теләмисез икән, аңа барысын да үзенә аңларга яисә сезгә аларны кабул итәргә вакыт бирегез.

Адым №4: Балагызны нәрсәдән дә булса тыерга ашыкмагыз. Үзегезне борчыган мәсьәләне уртага салып сөйләшегез, карашыгызны реаль сәбәпләр белән дәлилләгез.

Үсмерләр чикләүне кабул итмиләр

Ләкин, дөресен генә әйткәндә, кем кабул итә соң? Кечкенә генә булса да, компромисска килү зур нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Дуслары белән аралашуны күпме генә тыеп барсагыз да, ул барыбер алар белән аралашуга юл һәм мөмкинлек табачак. Һәм кайвакыт нәкъ менә шул кешеләр белән аралашуны сез тыйганга күрә генә дәвам итәчәк. Яшүсмерләр баш күтәрергә ярата һәм чиктән узып карарга тели. Инде үзләре "начар" булу белән беррәттән, дусларының да ни өчен “начар” булуын аңларга тырышылар.

Әйләнә-тирәгезгә карагыз: сез балагызны һәм, бигрәк тә, яшүсмерне дөньядагы бөтен нәрсәдән яшереп тә, саклап та тота алмассыз.

Шуңа күрә...

Балагызны кирәгеннән артык сакламагыз. Саклагыз, ләкин катгый тыюлар оештыру кирәкмәс. Аның тормышына кысылмагыз. Үз гамәлләре өчен үзенә җавап бирү мөмкинлеге калдырыгыз. Ләкин тормышы белән кызыксынырга онытмагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2529
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    669
    0
    1
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    591
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019