"ЯЗЫМ"

Яз айлары килеп җиткәч,

Күчмә кошлар да кайтты.

Дөняга ямь һәм сафлык өстәп,

Челтерәп гөрләвекләр акты.

Кара карга каркылдап,

Безгә сәламен бирде.

Килеп җиттек туган якка

“Исәнме, дуслар!” – диде.

Горур басып кар өстенә,

Әй, йөри кара карга.

Эшебез күп бу арада,

Чыгарасы бар бала.

Каргадан соң сыерчыклар

Үз хәбәрен җиткерде.

Җырчы кошлар килеп җиткәч,

Көннәргә дә ямь керде.

Аделина ИСЛАМОВА, Яр Чаллы шәһәре, 45 нче урта мәктәбенең 6г сыйныфы укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1468
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    484
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    455
    0
    0

Блоглар