Логотип Идель
Ялкын

«ЯЗГЫ СУКМАКЛАР»

Нәсер

Борынгы вакытлардан ук алсак, кешеләр язны бәйрәм итеп каршы алганнар. Һәр милләт язны үзенчә каршылаган. Яз килүенә багышланган җырлар җырлап, уеннар уйнап, әйтемнәр, хәтта риваятьләр дә сөйләгәннәр. Яз – ул борынгыдан ук яшәү һәм тырышлык символы булып килә. Бабаларыбыз яз көннәрендә игенне чәчкәннәр, ауга чыканнар, иген уңышын киләсе елга әзерләгәннәр. Гомумән, язын ел буена эшләнәчәк эшләрнең нигезен салганнар. Әлбәттә алар ял итәргә дә онытмаганнар. Авыр эштән соң кичләрен “Кызлар тавына” кичке уенга чыкканнар. Гармун тотып, урам буйлап уйнап, җырлап йөргәннәр. Бу аларны бөек рух сыйфатына ия булганлыкларын һәм гармоник тормышта яшәгәннәрен аңлаткан.

Яз әкияти сыйфатка ия. Хәзерге көннәргә кайтсак, кешеләр бу шатлыкна сизми дә кебек. Аларны вак мәшәкать баскан. Әмма кешеләрнең йөзендә, атлауларында ул барыбер сизелә – бәхет уяна, бәхет!.. Әйе, бәхет. Кышкы суыклардан, караңгы, авыр көннәрдән соң ап-ак, зәп-зәңгәр иксез-чиксез һава ачыла. Бу бит чынлап та бәхет! Коры салкыннар, сәленке көннәр, җил-бураннардан таушалган һавадан менә-менә чәчәк сыман аллы-гөлле дөнья ачылыр сыман. Бу да бәхет түгелме? 4-5 айлык йокымсыраудан агач бөреләре уяна, кузгалыша, һава яшелләнә кебек. Бу бит бәхет! Иртән кояш нурлары һәм кошлар сайравы астында уяну нинди зур бәрәкәт! Без бәяләмибез генә! Әллә бәялибезме? Ә кар эрү күренеше үзе тагын да бер күрелмәгән күренеш. Халыкта “Кар башына кар җитә” дигән әйтем бар. Сүрән һавада иренеп кенә кар ява. 3 айдан күбрәк яткан кар кинәт көпшәкләнә һәм әле генә уянган язгы җил бу карны “кисә”: ул эри башлый! Кояш салкынны эретә. Мәхәббәт нәфрәтне эреткән кебек. Бер карасаң, салкын салкынны эретә бит әле! Яз килү белән барлык җиһан борчыла, кешеләр кебек мәшәкатьләнә башлый. Әйтерсең лә яңача уйларга хыяллана. Язгы җилләр назлап битеңне иркәли, яз сулышы җаныңны уята. Агачта бөреләр ачылган вакытта нинди генә хуш исләр тоймыйсың! Әчкелтем – әмма тәмле! Кайвакыт бу хуш исләр сине балачагыңа – әниең пешергән тәмле коймак исләренә алып кайта. Кайвакытта алар синең тормышыңның кабатланмас мизгеле булып күңелеңдә кала... Безнең һәрберебезнең үз серләребез, куркуларыбыз һәм җитешсезлекләребез бар. Яз исләре безнең бу сыйфатларыбызны йомшарта, тигезли. Язның тагын бер әкияти сыйфаты менә шунда.

Карлар эри башлагач, кешеләр йөргән сукмаклар да карая. Әмма бу пычрак түгел. Бу яз кешеләр салган эзләрне тазарта дигән сүз. Бер карасаң, кар өстенә кар төшеп, кешеләрнең аяк киемнзре табаннарыннан калган керле эзләрне яшерә. Язгы кояш аларны киредән китереп чыгара. Нәкъ кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек: син ясаган, син китергән изгелек, яки явызлык, карларны басып киткән кар кебек югалган дип уйласак та, югалмый: язның бер мизгеле килеп, инде күптән онытылган дип уйланылган теге изгелек-явызлык яңадан хәтергә төшә. Бу кешеләр арасындагы сукмаклар түгел микән? Кешеләр бер-берсенә кырысланып, караңгы карашлар белән генә күз йөртеп алырга тиеш түгел. Алар тулы канлы тормышта яшәргә тиеш. Безгә хисләр җитми. Аяк астына түгел, ә күккә карап хисләргә чумасы иде. Әлбәттә, яз һәркемне хыялландыра. Мәхәббәт дулкыннарына ташлый.

Яз үзендә яңа тереклек алып килә. Нәкъ Зыя Ярмәки шигырендәгечә:

Там, беренче язгы тамчы, там, сөендер дөньяны,

И кояш! Тизрәк җылыт җирне, терелдер дөньяны.

<…>

Там, озат, китсен мәхәббәтсез суык, салкын чапан.

Там, терелсеннәр бу урманнар, шаулап аксын сулар,

Там, күренсен күктә күп төркем булып аксыл ,,бу”лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев