Логотип Идель
Ялкын

ЯЗГЫ КАНИКУЛЛАРНЫ - "ДҮРТ КҮЗЛӘП" КӨТКӘНДӘ...





Быел мәктәп укучылары язгы каникулларга иртәрәк чыга. Инде киләсе атна башыннан, ягъни 20 марттан балалар ял итә башлый. 28 мартка кадәр дәвам итәчәк каникуллар вакытында әти-әниләр балаларының ялын файдалы һәм күңелле итеп уздыруын тели. Эзләп, баш ватмас өчен, сезгә берничә вариант тәкъдим итәбез.


«Байтик»




Смена вакыты: 19-25 март


Баланың яше: 6-17 яшь


Урыны: «Крутушка» шифаханәсе



Башка лагерьлардан аермалы буларак, биредә профиль дәресләргә аерым игътибар бирәләр. Лагерьның үзенең белем бирү үзәге булгач, балалар өчен төрле юнәлешләр буенча укытулар оештырыла. Бу юлы укучылар Apple Imac эш станциясендә проектлар өйрәнәчәк. Шулай ук Apple Ipad кушымталарында (приложение) визуаль проектлар эшләячәк.


Монда спорт робототехникасы юнәлеше дә ачылган. Шулай ук балалар актерлык сәләтен дә үстерергә булышалар. Күңел ачулардан командалы–спорт уеннары, атта йөрү, пластика, ритмика, өстәл теннисы тәкъдим ителгән.


TeamSoft




Смена вакыты: 19-25 март


Баланың яше: 6-17 яшь


Урыны: «Волга» яшьләр үзәге



Әлеге лагерьда ял итү программасы яшькә бәйле. 1-3 сыйныф укучылары TeamSoft TV программасына эләгәчәк. Бу ижади проект укучыларның иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелә. Балалар мастер-класслар, интеллектуаль уеннар, кичке шәмчекләрдә катнашачак. Һәр көн кич белән алар TeamSoft TV телеканалын караячак. Андагы тапшырулар аша балалар көндәлек җиңүләре турында сөйләячәк.


4-6 сыйныф укучылары «Туры эфир»га эләгәчәк. Бу – медиакоммуникацияләр сменасы. Мәктәп укучылары блоглар булдырып, «челтәр этикеты» турында тулырак беләчәк. Интернета шәхси битләрне алып бару буенча кемнән үрнәк алырга кирәклегенә дә төшенәчәк. Лагерь расписаниесендә радиотапшыру, шоу алып бару, матбугат үзәгендә эшләү, видео-контент булдыру,ораторлык осталыгы буенча дәресләр каралган.


Өлкән яшьтәге мәктәп укучыларын «Эй, бро» программасында көтәләр. Ул музыкага мөкиббән киткән кешеләргә багышлана. Балалар актерлык осталыгы белән шөгыльләнәчәк, сәхнәдә эшләячәкләр.


Территория «Мы»




Смена вакыты: 19-25 март


Баланың яше: 2-11 сыйныфлар


Урыны: «Регина» кунакханәсе (Мамадыш)



Сменаның темасы хәзерге ел фасылына бәйле – «Яз, жәй, көз, кыш… һәм яңадан яз». Бу юлы традицион рәвештә биюләргә багышланган смена итальян стилендә узачак. Балаларны «Топ-спикер» дигән реалити–шоу, сюжет-рольле квест, караоке-шоу көтә. Лагерьда өч яшь төркемендәге балаларны кабул итәләр: 2-5, 6-7, 8-11 сыйныфлар.


Британия клубы




Смена вакыты: 19-25 март


Баланың яше: 6-17 яшь


Урыны: «Регина» кунакханәсе (Петровский бистәсе)



Клубның фишкасы – инглиз теле. Аны дәресләр аша да, уен формасында да өйрәтәләр. Смена үзе тулысынча уен форматында узачак. Бүген син индеец булсаң, иртәгә табибка әйләнергә мөмкинсең. Смена расписаниесендә иҗади мастер-класслар, парламент утырышлары каралган.


«Киләчәк инженерлары» үсеш үзәге




Смена вакыты: 20-26 март


Баланың яше: 7-17 яшь


Урыны: «Волга» яшьләр үзәге, «Регина» кунакханәсе (Петровский бистәсе)



7-10 яшьлек укучылар «Gravity Falls. Беги или Сражайся!» дигән программа буенча ял итәчәк. Балаларны төрле проблемадан чыгу юлларын эзләргә өйрәтәчәкләр. Табигать аномалияләре турында да күбрәк беләчәкләр. Логика, дедукция, индукцияне үстерү буенча мастер-класслар, хенд–мейд дәресләре дә булачак.


10-12 яшьтәге балалар «SHERLOCK. Туманы острова лжи» программасына эләгәчәк. Катнашучыларның һәрберсе Англиягә “күченәчәк”. Бу илнең тарихы, традицияләре белән танышачак. Жестларны өйрәнү, шифрлау, дактилоскопия буенча мастер–класслар көтелә.


Өлкән сыйныф укучылары өчен «SHERLOCK. Полночь в Салеме» программасы каралган. Эзтабар (сыщик) белән балалар кечкенә генә шәһәрчеккә китәчәкләр. Анда аларга төрле мастер-класслар, команда сынаулары, рольле уеннар тәкъдим ителәчәк.


Чыганак: sntat.ru






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев