Логотип Идель
Ялкын

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: ЯТЫП УКУ НИКАДӘР ЗЫЯНЛЫ?

ЯЛКЫНлы СӘЛАМ сиңа, дустым! Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, дигән зирәк сүзләрне кечкенәдән ишетеп үсәбез. Саулыгыңны кайгыртып тору, тәнеңне чиста тоту һәркемгә матур тормыш алып барыр өчен төп шарт булып торадыр. Җитмәсә, үзең күреп торасың - хәзер дөрес яшәү рәвеше алып бару,  сау-сәламәт булу тренды хөкем сөрә. Шул уңайдан, “Ялкын” сайтында яңа рубрика - “Сихәтле сәхифә" ачып җибәрә. Саулыгың һәрвакыт нык булсын, күзләреңнән ут чәчрәп торсын!  ЯЛКЫНлы СӘЛАМәтлек телибез сиңа, дустым! Бүген сүзне ятып уку никадәр зыянлы булуы турында алып барырбыз.

БИРЕМ. Укудан кайттың, ашадың да диванга, китапларыңны “кочаклап”, смартфоныңны  уч төбенә салып, менеп яттың. Лентаны укыйсың, лайклар куясың, репост ясыйсың. Һәм боларның барысын да син, әлбәттә, ЯТЫП эшлисең. Китапны гына ятып укырга ярамый, дип уйлый күрмә. Исеңнән чыгарма, гаджетларны (смартфон, планшет) ятып куллану сәламәтлек өчен бик зыянлы нәрсә.

Әйдә бу хакта белгечтән сорыйбыз!

Алмаз Дияров, табиб-вертерброневролог, Республика клиник неврологик үзәге:

Мин, пациентларны кабул иткәндә, мондый хәл бик еш очрамый. Тик шулай да мөрәҗәгать итүчеләр бар. Гадәттә, бу сораунын яшүсмерләр бирә. Чөнки әти-әниләр үз балаларының идәндә, диванда, караватта һәм башка җирдә ятып укыганлыгын контрольдә тотмый.

ҖАВАП. Ятып укырга бөтенләй ярамый. Чөнки кеше ятып укыганда, йә терсәкләренә таяна, йә муены алга яки артка таба бөгелә. Бу вакытта кан тамырларына басым артык нык төшә, русчалатып әйтсәк, задавливаются. Әгәр умыртка баганасының муен бүлегендә тотрыксызлык бар икән, бу очракта ул тагын да начарланачак кына. Җитмәсә, ятып укыганда күз күреме начарая. Боларның барысы да умыртка баганасына бик зур зыян сала.

НӘТИҖӘ. Боларның берсе дә синдә булмасын дисәң:

Ятып укыма!
Укыганда, бүленеп, күзләр өчен гимнастика яса, ял итеп ал.
Елга бер тапкыр офтальмологка күзләрне тикшертергә бар.

Сәхифәне Алинә МИННЕВӘЛИЕВА алып бара

 

 




Сәламәт булу темасына караган теләсә нинди соравыңны безгә юллый аласың. Без аңа җавапны төрле өлкәдәге табиблардан табырбыз. Сорауларыгызны yalkin@bk.ru электрон адресына "Сихәтле сәхифә" дигән тамга белән хат язып җибәрә аласыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев