Логотип Идель
Ялкын

"ЯШЬЛЕК – ЮЛӘРЛЕКМЕ?"

Яшьлек - юләрлек, диләр. Әйе, яшь чак бер генә. Күңелләргә ямь өстәгән, йөрәкләрдә дәрт уяткан, мәхәббәтнең тәмен татыткан кабатланмас мизгелләрдән тора ул. Ләкин... кайбер яшьләрнең ул кабатланмас мизгелләрне ямьсезләве мине пошаманга сала. Егетләр булсынмы, кызлармы, алдын-артын карамыйча, сүгенергә ярата. Каян килгән мондый «культура»?

Күптән түгел бер күренешкә тап булдым. Ике егет ни өчендер сүзгә килгәннәр. Ярый әле, сугышмыйлар. Әмма бер-берсенә әйткән сүзләреннән колакларың шиңәрлек! Мондый чакларда кызлар да кимен куймый. Ә бит үзләренә пар эзли башласалар, тегеләренә дә, боларына да – тәртиплеләр, әдәплеләр, тәрбиялеләр кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев