«ЯШИСЕҢ КИЛСӘ, УКЫ!»
2016 нчы елның 15 нче апрелендә Казан дәүләт медицина университеты Казан шәһәре укучылары арасында медицина буенча беренче «Наследие: казанская медицина» олимпиадасы уздыра.
Олимпиаданың төп максаты - сәләтле яшьләрдә медицина тарихы, төп фәнни методларга карата кызыксыну уяту, белем дәрәҗәсен һәм рухи кыйммәтләрне үстерү. Чара кысаларында төрле бәйгеләр һәм кызыклы очрашулар да оештырылачак.
Чарада катнашырга соңга калдым дип борчылма, быел син әлеге бәйге катнашучыларын күзәтергә, алар белән танышырга бара аласың. Олимпиадада 131, 116нчы лицейлар, 139 нчы гимназия һәм 179 нчы мәктәп укучылары көч сынашачак. Бәлки алар арасында да синең дә дустың яки танышың бардыр?!
Олимпиада Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 49нчы йорт адресы буенча 14.00 да булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев