Логотип Идель
Ялкын

«ЯШЕЛ УТ» КИЛӘЧӘККӘ ЮЛ КҮРСӘТӘ»


Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның берсе – ул «Яшел ут» республика конкурсы. Әлеге конкурста традиция буенча районның барлык балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнаша. Бәйге ике елга бер тапкыр үткәрелә.





Үткән атнада район үзәгендәге 2 номерлы «Әкият» балалар бакчасында «Яшел ут-2016» конкурсының йомгаклау этабы үтте. Анда «ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе»  дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева, райондагы ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев, район мәгариф бүлегеннән, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр буенча куратор-методист Лилия Кәримова, районның барлык балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.


Әйтергә кирәк, районның күпчелек балалар бакчалары «Яшел ут» конкурсында һәрдаим катнашып киләләр. Бәйрәм-чараны ачып, балалар бакчасы мөдире Зөлфия Миннебаева  килгән кунакларны балалар бакчасында балаларга юл-транспорт кагыйдәләрен өйрәтү мәсьәләләренә тукталды.


Аннан соң кунаклар игътибарына тәрбиячеләр Миләүшә Миннебаева һәм Виктория Полюшкова җитәкчелегендә икенче кече төркем балалары катнашында ачык уен-дәрес, тәрбияче Л.Низамова җитәкчелегендә өлкән төркем балалары белән класстан тыш чара тәкъдим ителде. Шунысы куанычлы, балалар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белә, төрле билгеләрне дә таныйлар.


Анна Сергудаева һәм Айрат Хуҗиев «Әкият» балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыкладылар һәм бакча коллективына киләчәктә дә уңышлар теләделәр.


Конкурс нәтиҗәләре буенча «Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» номинациясендә балалар бакчалары учреждениеләре арасында «Кояшкай» балалар бакчасы–I, Иске Шәйморза авылы балалар бакчасы -II, Зур Аксу авылы балалар бакчасы III урынга лаек булды. Тәрбиячеләр арасында исә Равия Вәлиева –I (Алешкин-Саплык авылы балалар бакчасы), Татьяна Копьева –II (Городище авылы балалар бакчасы), Миләүшә Миннебаева («Әкият» балалар бакчасы)  III урынны яулады. Конкурста җиңүчеләргә район мәгариф бүлегенең  Дипломнары һәм «ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» дәүләт учреждениесенең Буа филиалыннан, район эчке эшләр бүлегеннән бүләкләр тапшырылды.


[gallery columns="2" size="full" ids="7387,7386"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев