"ЯШЕЛ ПРИНТЕР"

Бу принтер – барча тереклек өчен көрәшә торган “яшелләрнең” яраткан гаджетыдыр, мөгаен. Ник дигәндә, беренчедән, аның эшчәнлеге өчен электр энергиясе кирәк түгел. Икенчедән, пешергәннән соң чәркә төбенә утырып калган каһвә оныннан кала, бу принтерга кара кирәкми. Өченчедән, әлеге RITI принтеры баскан документлар һәр тарафка каһвә исе таратып торачак. Бу гаджетның бер генә ягы уңайсыз: ул гамәлгә килсен өчен, бер кул белән кәгазь битен тартып, икенчесе белән кара савытын әле бер, әле икенче якка йөртергә кирәк булыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
17 март 2021 - 10:43ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР – Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды: – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде.
-
21 март 2021 - 10:13«МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
-
17 март 2021 - 13:39СЫРЛЫ ШАМПИНЬОННАР РЕЦЕПТЫ Бу гади һәм бик туклыклы ризык. Өстәлдән иң беренче булып аны сыпырталар. Нәрсәләр кирәк була?
-
15 апрель 2021 - 16:18
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
12 апрель 2021 - 17:31
-
12 апрель 2021 - 09:45