Логотип Идель
Ялкын

«ЯШЬ УРМАНЧЫЛАР» МӘКТӘБЕН АЧАБЫЗМЫ?»

Сезнең, дөньягызны онытып, ашыкмыйча урманда йөргәнегез бармы? Яисә берәр тапкыр булса да агач утыртканыгыз? Кечкенә генә орлыктан шытып чыккан үсентеләрнең акрынлап агачларга, агачларның зур урманга әверелүен күрү өчен, мөгаен, урман яны мәктәбенә, һичьюгы экологик түгәрәккә йөрү кирәктер.

Урманны дус иткән һәм һәрвакыт аңа ярдәмгә атлыгып торган укучыларыбыз күп икән безнең. Саба районында уздырылган мәктәп яны урманчылыгы слетында республиканың 30 районыннан килгән мәктәп яны урманчылыгы командалары катнашты.

Дендрарий – Сабада!

Иң элек укучыларны гаҗәеп урман аланына урнашкан Лесхоз бистәсенең табигате, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы һәм урман музее белән таныштырдылар. Әлбәттә, бу чит илләрдәге дендрология бакчаларыннан калыша әле. Ә агачларның күплеге! 11 гектар мәйданда Европа, Азия, Африка илләреннән кайтартылган 350 төр үсемлек кенә бар. Барысы 25 мең куак үсә.

Урман музеенда исә Саба урманчылыгы тарихы белән тәфсилләп таныштырып кына калмадылар төрле җәнлекләр, үсемлекләр турында шактый кызыклы мәгълүмат та тупладык. Баш урманчы Нургали ага Миңнехановның 1954-1961 елларда Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында эшләгәндә йөрткән «Иж-49» мотоциклын исә егетләр сырып алды! Әйе, биредә һәрнәрсә кызыклы, һәр экспонатның тарихы бик тә үзенчәлекле.

Экологик сукмак

Алда яшь урманчыларны сынаулар көтә иде. Беренче ярышта Татарстан урманнары хакында инша яздылар. Икенче ярыш шарты буенча урман, табигатьнең серле һәм гаҗәеп мизгелләрен күзаллап картина иҗат итү, төрле сәнгать эшләнмәләре ясау аеруча отышлы булды. Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тә, сокланып һәрбер иҗатчы янында аерым-аерым тукталып узды.

Өченче ярыш – «Экологик сукмак» конкурсында урман белгечлеге буенча белемнәрне шактый чарларга туры килде. Агачның диаметры, биеклеген үлчәү, үләннәр составын тикшерү, билгеле бер җирнең мәйданын исәпләү... Мамадыш районыннан килгән Олыяз мәктәбе укучылары Рунияр Ганиев, Динар Харисовлар, күр, барысын да белә! Сере бар: укытучылары Хатыйп абый Хәсәнов экологик түгәрәктә әллә ниләр өйрәтә! Булачак урманчылар нәкъ шундый түгәрәкләрдә үсә дә инде! Министр әйткәнчә, асфальтта үскән балалар урманга бармый шул инде. Күпьеллык тәҗрибә шуны күрсәтә: урман тирәсендә үсеп, әти-әнисенең урманны кайгыртып яшәвен күргән укучылар нәкъ менә урман хуҗалыгы факультетларын сайлый икән! Укучылар министрның үз итеп аралашып йөрүенә дә тәмам ияләштеләр. Өсләрендәге киемнәренә кадәр бер үк бит аларның, урманчылар икәнлеге әллә каян күренеп тора!

Урман белгечләре

Команда беренчелегендә Сабалар өстен чыкты. II урында Шәһәр яны урманчылыгы укучылары, өченчедә исә Тәтеш районының яшь урманчылары. Әлеге чарада катнашкан укучыларга Саба районы хакимияте башлыгы акчалата бүләк тә ясады.

Урман гектарларын арттыру өчен агач утырту, аларны саклау һәм хәтта гадәти генә күренгән кырмыска ояларына карата игътибарлы булу өчен дә һәркем үз өлешен кертергә мөмкин. Иң мөһиме – табигатьне тыңлый белергә өйрәник!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев