Логотип Идель
Ялкын

"ЯШЬ РЭПЕРНЫҢ ЙӨРӘГЕН КЕМ ЯУЛАГАН?"

Сиздегезме икән: татар телендә рэп башкару бик популярга әйләнеп бара. Рэп иҗат итүчеләр саны да артканнан арта бара. Бүген сезне рэп башкаручыларның берсе, Кукмара егете – Илназ Габидуллин белән таныштырырга телим. Аның иҗаты күпләрне (бигрәк тә кызларны) үзенә җәлеп итә. Яшьләр арасында Илназ – популяр.

- Илназ, рэп белән кызыксынуың нәрсәгә бәйле?

- Рэп белән 2010 нчы елларда кызыксына башладым. Ул вакытларда Либертас дигән төркемнең "Вакыт бир" һәм Шәкүрнең "Синең туең", "Флора бай Гуччи" дигән җырларын көне-төне тыңлый идем. Шул елларда беренче шигырьләр дә туды. Шигырьләрем әрәм ятмасын, мин дә рэплар укып карыйм дигән ният белән иҗатка кереп киттем.

-Бүгенге көндә, барлыгы ничә җырың бар?

-Төгәл санын әйтә алмыйм, ләкин алар бик күп инде. Шул күп дигәнемне 3 төргә бүлеп әйтә алам:

  1. Сыйфатсыз, бары тик телефон диктофоннарына гына яздырылган җырлар

  2. Студиядә яздырылган, сыйфатлы җырлар

  3. Яздырылмыйча, дәфтәр битләрендә генә калган җырлар.


- Яздырылмыйча, дәфтәр битләрендә генә калган җырларыңны төгәлләргә, алга таба үзеңне әлеге өлкәдә үстерергә исәпләрең бармы?

- Әлбәттә, алга таба үсергә исәп бар, Алла боерса. Тик әлегә үземне “лаеклы ялда” дип әйтер идем.dlboyrUX7zc

- Иҗат сиңа җиңел биреләме?

- Төрлечә була инде. Ялкаулыгымны җиңсәм, бер көнгә 3 җыр яза алам.

- Кайларда чыгыш ясыйсың? Сине кайларда күреп була?

- Миңа калса, һәр кеше үзенең уңышларын туган якларында күрсәтергә телидер инде. Мин дә беренче чыгышларымны туган авылым Вахит мәдәният йортында башлап җибәрдем. Ул вакытта сыйфатлы җырларым берничә генә иде әле. Казанга укырга киткәч, төнге клубларда, татарча дискәтүкләрдә чыгыш ясый башладым.Төрле җирләргә чакыра башладылар. Норлат шәһәрендә ясаган чыгышым истә калган. Тулы зал иде, тамашачылар да мине бик җылы каршы алдылар. Мөгаен, барлык чыгышларымны искә төшерсәм, ул кадәр күп алкышлаган, ул кадәр күп автогрф биргәнем юк әлегә.

- Ничек уйлыйсың: яшьләр күбрәк эстрада җырлары тыңлыйлармы, әллә репмы?

- Эстрада җырларын дип уйлыйм. Аны кабул итү җайлырак. Хәзер бит күп кенә җырчыларның кайсы жанрда чыгыш ясаганын аңлап бетереп булмый. Нәрсә соң бу? Рэп, рок, попсамы дип тыңлап утырасың.

- Киләчәккә өметләрен, хыялларың нинди?

- Элегрәк шушы сорауны бирсәләр, мин гел "Укып бетерергә, эшкә урнашырга, гайлә корырга", - дип әйтү идем. Хәзер укып бетердем, эшкә урнаштым, Аллага шөкер!

- Димәк, гайлә корасы гына калган. Яшь кызларның йөрәген яндырып җырлап йөрүче Илназның сөйгән яры бармы?

- Әйе, мине бәхетле итә торган кыз бар.

- Иҗатыңны яратучыларга нинди теләкләрең бар?

- Иң беренче чиратта, сәламәт булсыннар, һәм, әлбәттә, миңа тугъры калып, яңа җырлар көтсеннәр.nA-pQIwhzDo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев