«ЯШЬ КӨРӘШЧЕЛӘР»

Апрель азагында Кукмара муниципаль районының «Ялкын» яшүсмерләр клубында данлыклы көрәшче Минемулла Фәхретдинов истәлегенә милли көрәш буенча XIII турнир булып узды. Беркем дә ярыштан читтә калмады.
Мәсәлән, Көек-Ерыкса мәктәбеннән Гәрәев Фәнзил - 2 нче, Вәрисов Ирек 3 нче урыннарны яулап кайттылар. Фәнзил дә Ирек тә әле 6, 8 нче сыйныфларда гына укыйлар. Яшь булуларына карамастан, егетләр көрәшкә ихластан бирелгәннәр һәм киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнүдән туктамаска, зуррак үрләр яуларга хыялланалар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
15 май 2022 - 17:18
-
15 май 2022 - 17:16
-
14 май 2022 - 17:14