Яшь баянчы Булат Шәрипов нигә буш мәктәптә баян уйнаган? [видео]

Интернет челтәрендә танылган баянчы Булат Шәриповның Казан мәктәпләренең берсендә баянда уйнаган видеосы пәйда булды. Булат янында популяр алып баручы Илшат Вакказов кына бар. Егетләр буш мәктәптә нишләп йөргән соң?
https://www.youtube.com/watch?v=_eaUzmdtz8Y
Билгеле ки, кышкы каникул вакытында мәктәп ял итсә дә, һәр көнне билгеле бер укытучы мәктәптә кизү торырга тиеш. Менә Илшат та билгеләнгән көнне үзе эшләгән мәктәпкә кизү торырга бара. Бәйрәмнәр алып бара торган кеше кайда да кызык ясарга сәләтле: үзенә генә күңелсез булмасын өчен Илшат мәктәпкә якын дусты Булат Шәриповны чакыра! «Булат белән күптәннән дуслар без, икебез дә бер районнан. Еш күрешеп аралашып торабыз. Чакыруга, баянын күтәреп килеп тә җитте! Чыршы төбендә җырлашып, сөйләшеп утырып вакыт үткәнен сизми дә калдык!» – ди Илшат.
Булат Шәрипов эстраданың популяр артистлары Рөстәм Закиров, Ришат Фазлыйәхмәтов белән эшли. Аранжировка ясау белән шөгыльләнә һәм көйләр яза. «Баяннарым бик күп. Бәяләре турында әйтмим, чөнки барысы да кыйбатлы. Кайберләре тугры дусларым ярдәме белән алынды», – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә «Татар моңы» конкурсы лауреаты Булат Шәрипов.
https://www.youtube.com/watch?v=xZJldVzTLFQ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57