Логотип Идель
Ялкын

«ЯРДӘМ» ФОНДЫ ИЗГЕ ЮЛДА»

"Ярдәм" Милли ислам хәйрия фонды 10 ел дәвамында авыр хәлдә калган кешеләргә, инвалидларга, ятимнәргә ярдәм кулы суза.  Сукырлар өчен "Ярдәм" реабилитация үзәге аеруча зур игътибарга лаек. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән күз күреме белән авырлыклар булган кешеләр дәваланырга киләләр. Шунысы мөһим: ашау-эчү, торак һәм юл мәшәкатьләрен фонд үз өстенә ала. "Ярдәм" реабилитация үзәгенә килгән кешеләрдән акча алынмый. Үзәк Казан шәһәре, Серова урамы, 4а адресы буенча урнашкан.

Моннан тыш "Ярдәм" фондынада " Гаилә учагы" ("Семейный очаг") ятимнәрне тәрбияләү проекты эшләп килә. Фонд һәм проект вәкилләре балаларга тиешле тәрбия бирергә, авыру балаларга ярдәм күрсәтергә тырышылар. Бу - аларның төп максаты. "Гаилә учагы" проектында катнаша торган балалар Теләче районы, Иске Җөри авылында иркен авыл йортларында яшиләр. Йортлар тиешле тәрбия һәм ярдәм күрсәтү өчен тулысынча җиһазландырылган.

"Ярдәм" үзәге һәм "Гаилә учагы" проектларыннан тыш, фонд йөздән артык авыр хәлле гаилә, ялгыз яшәүче әби-бабайларны үз канаты астында саклап тора.  Аларга һәрдаим ризык, дару, көнкүреш кирәк-яраклары белән булышып торалар.

"Ярдәм" фондының барлык эшчәнлеге дә меценатлар ярдәме белән тормышка ашырыла. Фонд вәкилләре, илдә нинди генә кризис булса да, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне онытмау һәм аларгы булышып тору мөһим диләр.

Фонд эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны yardem.ru сайтыннан табарга мөмкин.

Фонд эшчәнлегенә үз өлешен кертергә теләгән һәркем түбәндәге счетка акча күчерә ала.

НИБФ "Ярдэм" ИНН 1658087725 КПП 165801001 БИК 049205815 ОГРН 1071600003530 р/с 40703810800000000289 к/с 30101810100000000815  ОАО АИКБ "Татфондбанк" Казан шәһәре. Тълщъ атамасы "Благотворительная помощь на реализацию социально-значимых проектов".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев