Логотип Идель
Ялкын

"ЯРАТКАН УКЫТУЧЫМ"

"Тәрбияли белү – сәнгать ул. Скрипкада, яисә рояльдә уйный белү, матур картина тудыру сәнгате кебек сәнгать" (А.С.Макаренко)

Кешене яхшы рәссам, музыкант булырга өйрәтеп булмый. Тәрбия кылуның төп асылы түбәндәгедән гыйбарәт: бары тик үз мисалыңда, үз үрнәгеңдә генә тәрбияләргә була. Укытучы - ул үз һөнәренең асылын аңлаган кеше. Ул балаларны ярата һәм аңлый, авыр вакытларда ярдәмгә килә. Үз укучылары өчен яхшы дус, эчкерсез ярдәмче һәм зирәк киңәшче.
Балаларның алдагы тормышына битараф кеше укытучы була алмый. Минемчә, һәр укытучы хөрмәткә лаек. Язмамны язарга утыргач, укытучыларымны исемә төшерә башладым.
Укытучы дигән сүзне ишетү белән ирексездән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән җыр колагымда яңгырый һәм хәтирәләр мине мәктәп елларына алып китә. Мәктәпне тәмамлаганга инде 6 ел булып киткән, күп укытучылар хәтер сандыгыма кереп калган. Укытучыларымның дәресләре бүгенгедәй күз алдымда.
Укытучыларның да бит остазлары була икән. Моны үзем укытучы булып эшли башлагач кына аңладым. Элегрәк мин укытучыларны күктән иңгән фәрештәләргә тиңли идем. Аларның үз-үзләрен тотулары, тышкы һәм рухи матурлыклары, белемнәре мине шаккатыра иде. Аларның балалар кызыксынып сораган сорауларга төгәл итеп җавап бирүләре, һәр сорауга җавап таба алулары мине сокландыра иде. Үзем мәктәпкә эшкә килгәч, укытучы нинди булырга тиеш, үземне укыткан укытучыларга лаеклы алмаш булыр өчен миңа нишләргә кирәк дигән сорауларга җавап эзли башладым һәм күз алдыма татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Җамалиева Ләйсән Илъяс кызы килеп басты. Бик гади, яшь булуына карамастан, бик белемле укытучы буларак искә төшерәм мин аны. Без аңа Ләйсән апа дип якын итеп эндәшә идек. Аның дәресләрен мин көтеп ала идем. Ул дәресләрне бик кызыклы итеп оештыра белә иде. Шулай ук әлеге укытучы бик гадел.
Без аның белән 5 нче сыйныфта таныштык. Баштарак әлеге яшь һәм таләпчән укытучыдан мин әзрәк “шүрли” идем. Татар теле белән дә “мөнәсәбәтләр” бик үк яхшы түгел иде. Әлеге фән миңа бик авыр тоела иде. Ләкин Ләйсән апа минем фикеремне үзгәртте. Татар теле дәресләре бик җанлы һәм кызыклы үтә иде, ә әдәбият дәресләре балаларга рухи тәрбия бирерлек , шул ук вакытта бик кызыклы иде. Безнең күбебез бер кешедә шундый уңай сыйфатларның булуына һич ышана алмый иде. Тора-бара без аңа нык ияләштек, ул да безгә карата битараф түгел иде.
Кайбер вакытта без дәрестән читкә китеп хыял диңгезендә йөзәбез, ләкин бу безгә яңа теманы аңларга комачауламый. Ләйсән апа һәр вакыт безгә ярдәмгә килә һәм үзенең шәхси вакытын кызганмый.
Үзеңнең тәҗрибәңне яшьләргә тапшыра белү – зур талант ул. Минемчә, Ләйсән апа әлеге талантка ия шәхес. Нәкъ менә әлеге укытучының тәэсире көчле булып мин үзем дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга теләдем һәм сайлаган юлымның дөрес икәненә көннән-көн, дәрестән-дәрескә инана барам. Әгәр дә синең укучыларың сине үрнәк итеп куеп, синең юлыңнан китәргә әзер икән, укытучы өчен бу иң зур бүләкләрнең берседер. Һәр хәлдә, минем өчен бу шулай булыр иде. Иң мөһиме – укытучыбыз үрнәгендә мин чын укытучы нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавап таптым. “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”, - дигән Риза Фәхреддин. Мин бу фикерләр белән тулысынча килешәм. Мине укыткан укытучылар нәкъ шундый иде. Авыр һәм мактаулы эшләрендә мин аларга уңышлар телим!SskGr9YaQiSTAh8Kb6h7B3s_47sZne37

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев