Логотип Идель
Ялкын

«ЯЛКЫН» ТӘМЛЕ АШАУ СЕРЛӘРЕН АЧА»

«Ялкын» редакциясендә күпләр Цезарь салатын бик ярата, төшке аш вакытында да еш кына шушы салатка өстенлек бирәбез. Яраткан ризыгыбызның рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. 
Безгә кирәк булачак:



  • Салат яфраклары — 100 Грамм

  • Тавык филесы — 200 Грамм

  • Сохари — 50 Грамм

  • Пармезан — 50 Грамм

  • Тавык йомыркасы — 2 штук

  • Петрушка

  • Цезарь өчен махсус соус — 50 Миллилитр





Салат яфракларын юабыз һәм кул белән өзгәлибез.



Тавык флесының бер өлешен майда кыздырып алыгыз. Һәр якны кыздыру өчен якынча 3-4 минут вакыт җитә. Йомыркаларны пешерәбез һәм түгәрәкләп турыйбыз.



Сохари һәм соусны кибеттән сатып алырга мөмкин.



Пармезан сырын угычның вак ягыннан уыгыз, петрушканы юыгыз.


Тавык итен уртача зурлыктагы кисәкләргә турагыз.



Петрушканы өзгәләгез яки ваклагыз.



Салат савытының төбенә салат яфраклары һәм петрушка салыгыз, соус һәм пармезан өстәгез, бутагыз. Салат өстенә туралган йомырка, тавык ите һәм сохари салыгыз, өстенә кабат пармезан сибеп җибәрегез. Тәмледән тәмле салат әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев