"ЯЛКЫН"НЫҢ ЯҢА ДУСЛАРЫ"

Хәзер Казанның 165нче мәктәбендә дә «Ялкын»ның  дуслары бар. Әле узган атнада гына Эльвира апагыз Һадиева, Фәйрүзә апагыз Мөслимова белән мәктәпләренә барып танышып кайттык алар белән.

Башта безгә 5нче класслар белән аралашырга туры килде. Мобиль җайланмалар өчен кушымталарны бик яхшы белүчеләр укый бу классларда. Ләкин менә моңарчы «Ялкын» укыганнары булмаган икән. Әллә дәресләрдә артык озак утырып арыгангамы, әллә бик нык ашыйсылары килгәнгәме, бер урында озак утыру да бик-бик кыен булып чыкты бу класслар өчен.

Шулай да фотога төшәргә яратучы ике класс – 5 Г һәм 5 В, «Ялкын» белән дуслашырга теләк белдереп, журналга язылабыз дип ышандырып калдылар безне.

Килгән-килгән, 4нчеләр белән дә танышырга булдык. 4ләр игътибарлы һәм сабыррак икән.

165ләр, үзегезне бу фотоларда таба аласыз!

[gallery size="full" ids="5108,5109,5110,5112,5113,5114"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 март 2021 - 10:43
    ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР – Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды:  – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде. 
    1709
    0
    6
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    674
    0
    0
  • 17 март 2021 - 13:39
    СЫРЛЫ ШАМПИНЬОННАР РЕЦЕПТЫ Бу гади һәм бик туклыклы ризык. Өстәлдән иң беренче булып аны сыпырталар. Нәрсәләр кирәк була?
    536
    0
    0

Блоглар