"ЯЛГЫШ ЯЗМЫШ"

Әгәр авыр чаклар килсә,
Язгандыр язмыш дибез.
Теләгән чынга ашмаса,
Язмаган, димәк, дибез.

Ә нинди соң язмыш үзе?
Кем җавапка караган?
Язмыштан юк шул узмышлар,
Һичкем җавап тапмаган.

Ике бала үксеп елый,
Сәбәбен сорадылар...
Берсе - сукыр, берсе - ялгыз,
Була төрле балалар!

Әнә, берәү авып килә,
Исерек, эчкән диләр,
Гаиләсен ул җирләп кайта,
Белмиләр шул... белмиләр!!!

Болар барысы да язмыш?
Ялгышлар була, беләм!
Язмышка ялгыш уралган,
Түзергә генә өйрән...
--
ЭНҖЕ ХӘЙРУЛЛИНА. 10 сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
523
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
587
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
900
0
0