Логотип Идель
Ялкын

"ЯГЕЗ ӘЛЕ, ЕГЕТЛӘР!"

Актаныш урта белем бирү мәктәбендә "Ягез әле, егетләр" бәйгесе үткәрелде.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, Хазиев Равыйл Фагитзянович "Ягез әле, егетләр" дип аталган чара оештырды. Әлеге ярышта 7-8 нче сыйныф укучылары көч сынаштылар. 8А сыйныфы беренче, 8В сыйныфы икенче, ә 8Б сыйныфы исә өченче урынны яулады. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев