Логотип Идель
Ялкын

"ЯҢА ТОРМЫШ: 4 ЯҢА ЕЛ"

Тиздән, бик тиздән илебез киңлекләрендә Мәскәүдәге курант тавышы тылсымына буйсынып, бар кеше дә Яңа елга аяк атлаячак. Куркыныч сугыш елларынңа календаребезнең иң күңелле бәйрәмен кешеләр ничек каршылады икән?

Тарихи белешмә. Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтү традициясе Пётр I нең 1700 елгы Указы чыгу белән бәйле. Европа традицияләренә мөкиббән киткән хаким бәйрәмнәр мәсьәләсендә дә Көнбатышны үрнәк итеп ала. Ләкин Пётрның үлеменнән соң, 100 ел диярлек Яңа елны искә дә алмыйлар. Бары 1818 елда гына Мәскәүдә чыршы бизәлә. Яңа дәвер бәйрәмнәренең тарихы исә 1935 елда башланып китә: Советлар хакимияте Яңа ел килүен билгеләп үтәргә карар кыла. Сатуда чыршы һәм чыршы уенчыклары пәйда була. Ләкин халыкны дини тамырларыннан аерыр өчен, Сталин инициативасы белән бу көнне «бәхетле балачак бәйрәме» дип атыйлар.5


Сугышта – Яңа ел бәйрәме? Әлбәттә! Сугышның авырлыгына карамастан, бу елларда да Яңа елны билгеләп үтү традициясе үлми, ә бәлки, киресенчә, кешеләргә яшәү дәрте өсти, күңелләрне күтәрә торган матур бер могҗиза итеп кабул ителә.


[gallery size="full" columns="2" ids="5334,5339"]

«Кырык икенче елның соңгы көне дә килеп җитте. Хәтта укытучыларыбыз да, бәйрәм кәефен тоеп, беребезгә дә «ике»ле чәпәмәде. Яңа ел – олы һәм күңелле мизгел рухы сизелә. Ләкин бар да өйдәгедән аерылып тора. Чыршылар сатып алмадык – урамга чыгуга, бәс сарган урман сылулары каршы ала үзебезне. Кичке ашка какао белән сыйлангач, юнгалар клубка концертка җыелды. Күңелле бәйрәм кичәсеннән соң дәртләнгән малайлар кубрикларга кайткач та тынычланырга ашыкмадылар; вакыт уникегә таба авышса да, старшина Росомаха юнгаларны нараларына кумады. Радиодан Калининның Яңа ел мөрәҗәгатен тапшыралар иде. Савка тамбурга чыкты, кыскарак чаңгыларны аягына киде дә тау башыннан, упкынга ыргылгандай, төнге урманга очты. Берүзе калып, рәхәтләнеп, әлегә кыска гына булган гомер юлында җыелган хыялларын хыялланып бетерәсе килә иде егетнең. Тормышка ашмаган һәм тиз генә ашмаска охшаган яшьлек хыялларын...» Сугыш чоры Яңа елын «Мальчики с бантиками» әсәрендә әнә шулай сурәтли язучы Валентин Пикуль.


Ветеран Людмила Головко искә төшерүе буенча, фронтта чыршыны бик теләп бизи торган булганнар. Тик менә чыршы уенчыклары булмау сәбәпле, яшел агачларга погоннар, бинт, мамык, чыбык-чабык, картон һәм патрон гильзалардан ясалган «уенчыклар» эленгән. Яңа елны бәйрәм иткәндә дә хәрби тема беренче урында була. Ул вакыт открыткаларында Кыш Бабай немецларны җиңүче сакаллы партизан абзый кыяфәтендә сурәтләнгән. Йолдыз урынына чыршы башына эләр өчен химик колбалар кулланганнар, ә цокольсез калган лампочкалар төрле төстәге уенчыкларга әйләнгән. Ләкин чыршы уенчыклары арасындагы абсолют беренчелекне җепләр ярдәмендә беркетелә торган парашютист тоткан.


Ленинград блокадасын кичерүчеләр сөйләгәнчә, шәһәрдә шулай ук Яңа елны ничек тә бәйрәм итәргә тырышканнар. Өстәлләрдә – ипи кисәге белән ылыстан кайнаткан чәй, су торган. Чыршы урынына ылыс ботаклары куйганнар. Ләкин бу Яңа ел мизгелләре кешеләрнең күңелендә мәңге сакланачак!


7


Бер кашык он һәм чыршы уенчыклары тарихы


Блокаданың иң ачы дәверендә Ленинградтагы бер балалар бакчасы тәрбиячесе, сабыйларга бәйрәм оештырам дип, чыршы алып кайтырга шәһәр читенә чыгып китә. Бара-бара кире әйләнеп кайтырга түгел, агачны кисәргә дә хәле калмый мескеннең. Бары икенче көнгә генә, хәл җыеп, чыршыны алып кайтып җиткерә ул. Тик аны бизәргә бернинди уенчык та булмый. Тәвәккәл тәрбияче уенчыкларны балалар белән бергә ясарга карар кыла. Кухнядан бер чәй кашыгы он сорап алып, клейстер кайната да, суынсын өчен тәлинкәләргә салып, күрше бүлмәгә чыгып китә. Кире керсә, ни күзләре белән күрсен – тәмле он исе килгән клейстерны ач сабыйлар кызыгып эчеп бетергәннәр дә елап утыралар. Балаларны тынычландыра кыз, янә бер кашык он сорап алып, тагын бер кат клейстер кайната. Нарасыйлар белән бергәләп уенчыкларны ябыштырганнан соң, чыршы бизәлә, бәйрәм кичәсе ифрат күңелле үтә.


Болары – тыл хәлләре. Ә фронт сызыгында Яңа ел ничек үткән соң? Күпчелек очракта алдынгы позицияләрдәге сугышчыларның бәйрәм итәргә вакыты да калмый – Яңа ел көнен снарядлар шартлавы, пулялар сызгыруы күмеп китә. Хәрби бәрелешләр булмаганда исә концертлар оештырылган, командование сугышчыларны котлап, дошманны җиңәчәкләренә һичшиксез ышану белдереп торган. Һәм иң мөһиме – тылдан килгән почта һәм посылкалар. Ә анда-а-а: гаиләләре җибәргән котлау открыткалары, совет хатын-кызлары бәйләп җибәргән йон оек-бияләйләр, фуфайка-свитерлар, чәй, аз-маз тәм-томнар, махорка төргәкләре һ.б.


Шуны да әйтергә кирәк, совет сугышчылары сугыш шартларында да юмор хисен югалтмыйлар: дошман өстенә һөҗүм ясарга җыенучы самолетларга «Яңа ел белән!» дигән язу беркеткәннәр. Алар фикеренчә, дошманга иң яхшы Яңа ел бүләге – бомба. Туган илләрен, туганнарын котлап бүләк ясарга – дошманны җиңелүгә дучар итәргә онытмаганнар алар.


2


ӘБИЛӘРЕМ – ГОРУРЛЫГЫМ


1941 елның июнь аенда сугыш башланып китә. Бу бөтен ил өчен олы кайгы була. Минем ике әбием дә сугыш вакытында ниләр кичергәннәрен хәтерләрендә яңартып, кайта-кайта сөйлиләр.


Әтиемнең әнисе – Нурания әбием Яшел Үзән районы Татар Танае авылында яши. Сугыш башланганда, әбигә 7 яшь кенә була. Әтисе Гариф бабай 33 яшендә иң беренчеләрдән булып яу кырына китә һәм әйләнеп кайтмый. Хәбәрсез югалды дигән хәбәр генә килә аның хакында. Сугыш вакытында әбием, барлык балалар кебек, иртәдән кичкә кадәр басуда һәм башка авыр эшләрдә эшли. Укырга бик яраткан. Мәктәптә өйрәнгән шигырьләрен, инде 80 яше тулса да, яттан сөйли.


Әби белән бабай 5 улларын бик тәртипле, туганчыл һәм эшчән итеп үстереп, югары уку йортларында укытып чыгаралар. Абыйларым бик акыллылар. Әби белән бабай турында кайгыртып яшиләр. Алар турында аерым язарлык. Нурания әбием безгә – оныкларына күп догалар өйрәтә. Туган телегездә сөйләшегез балалар, дип гел кабатлап тора.


Ә әниемнең әнисе – Нурҗиһан әбием – Әтнә районы Кышлау авылында яши. Аңа 82 яшь. Сугыш вакытындагы ачлык һәм хәерчелек турында әле дә елап искә ала ул. Нинди генә эштә эшләмәгән әбием. 1932 елгы әбине, өч яшькә олы итеп күрсәтеп, ерак Лаеш урманнарына урман кисәргә җибәргәннәр. Берничә пар чабата алып, ашарларына бәрәңге боламыгын йомарлап катырып, көз башыннан алып Яңа елга кадәр урмандагы юан-юан агачларны кул пычкысы белән кискәннәр. 20 километр ераклыктан капчык белән күтәреп чәчәргә орлык ташыганнарын оныта алмыйм. Язгы баткак юлда йөри-йөри чабаталары тишелеп, яланаяк кайткан чаклары да аз булмый. Бик күп авырлыкларга түзгәннәр алар. Без андыйны күз алдыбызга да китерә алмыйбыз.


Әбиләремнең икесен дә бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аларның таза-сау яшәүләрен телим. Алар безгә – оныкларына үрнәк!  


Айсылу СӘЛӘХИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев