Логотип Идель
Ялкын

«ЯҢА ӘТИЕМНЕ КҮРАЛМЫЙМ!»

БЕРЕБЕЗ ДӘ ИДЕАЛЬ ДӨНЬЯДА ЯШӘМИБЕЗ. ГЕЛ НӘРСӘДЕР ҮЗГӘРЕП ТОРА: ҺАВА ТОРЫШЫ, КҮКТӘГЕ БОЛЫТЛАРНЫҢ АГЫШЫ, КЕШЕЛӘРНЕҢ КӘЕФЕ ҺӘМ КАЙЧАК АЛАРНЫҢ БЕР-БЕРСЕНӘ БИРГӘН ВӘГЪДӘ-АНТЛАРЫ ДА. ИКЕ ӨЛКӘН КЕШЕ КӨННӘРДӘН БЕР КӨННЕ «БЕЗ БАШКА БЕРГӘ ЯШӘМӘЯЧӘКБЕЗ» ДИГӘН КАТГЫЙ КАРАРГА КИЛЕРГӘ МӨМКИН. БУ ИКЕ КЕШЕ ӘТИЕҢ БЕЛӘН ӘНИЕҢ ИКӘН, СИҢА НИШЛӘРГӘ?!


Иллюзияләргә юл калдырма!


Бу хәбәр синең өчен аяз көнне яшен суккандай яңгыраса да, төшенкелеккә бирелү яисә истерика белән генә проблеманы хәл итеп булмаячагын шунда ук аңлау хәерлерәк. Һәм – иллюзияләргә юл калдырмаска! Әти-әниләр бу ситуацияне уллары яки кызларына хәбәр итәр хәлгә җиткәннәр икән, димәк, бу инде җитди һәм уйланган карар.


«Алар әле барыбер бер-берсен ярата, барысын да үзгәртеп булачак» дигән уй белән үзлегеңнән мөнәсәбәтләрен яхшырту юлын эзли башларга, ниндидер акылсыз гамәлләр кылырга да мөмкин, әлбәттә. Статистика буенча, күпчелек үсмерләр, әти-әнисенең аерылышу карарын ишеткәч, аларны «яңадан кушу» эшенә керешә. Гадәттә, бу уңышсыз тәмамлана. Ләкин бер уңай ягы бар, ди психологлар: әгәр моңарчы әти-әниең белән мөнәсәбәтләрең әллә ни яхшы булмаган икән, ниһаять, аңлаша алачаксыз.


«Алар минем хакта уйлаганнар икән...»


Миңа, Аллаһка шөкер, әти-әниемнең аерылышуын кичерергә туры килмәде. Әмма безгә 11 яшь булганда, дус кызымның әтисе белән әнисе аерылышты. Регина (исеме үзгәртелде) Казанда яши иде, мин – авылда. Без хатлар алышабыз, сирәк-мирәк кенә телефоннан сөйләшеп торабыз. (Ул чакта әле хәзерге кебек Интернет, социаль челтәрләр, кәрәзле телефоннар юк бит, шуңа ике арада хәбәр озак йөри.) Мин аның әти-әнисе аерылыша дигән хәбәрне авылга килеп ирешкәч кенә, кешеләрдән ишетеп белдем. Регинаның хатларында исә моңа һичбер ишарә юк...


Җәйге каникулга кайтканда, ул инде бөтенләй икенче кеше иде. Кырысрак, сабыррак, уйчанрак, димме. Без аның белән бу темага җиңел генә сөйләшеп китә алмадык, вакыт кирәк булды.


Хәзер, еллар узгач, Регина үзе дә әни булгач, иркенләп сөйләшә алабыз инде. Ул әтисен бик ярата иде, гаиләләре таркалгач, аңа әнисе белән калырга туры килде. Әнисен нык гаепләде ул. Әтисенең яңа гаиләсе барлыкка килүгә үртәлде. Соңрак  әнисеннән гафу үтенде. «Алар миңа җиңелрәк булсын өчен, кулларыннан килгәнчә тырышканнар икән. Мин аны ул чакта аңлап кына бетермәгәнмен», − диде Регина.


rstuiytik84tИскәрмә: әтиең белән әниең сиңа кыенлык китерер өчен аерылышмый. Булдыра алсалар, алар бу адымга бармаслар иде. Ситуациягә икенче яктан кара әле: аларның үзләренә ничек кыен икән? Бәлки, аларны аңларга тырышуың зур ярдәм булыр икесенә дә?


«Миннән сорап тормадылар...»


Әмир, 8 яшь, Казан: «Әни белән әти аерылышканда миннән сорап та тормады. Мин әле кечкенә идем. Аннан әни яңадан кияүгә чыкты, ә әти өйләнде, хәзер безнең белән аралашмый диярлек. Үз әтием әниемне кыерсытып яшәгән, диләр. Мин боларны хәтерләмим. Миңа ул әйбәт иде шикелле. Яңа әтиемне күпкә яхшырак, ди әни. Ул әнигә дә, миңа да нәрсә кирәген үзебездән «әйбәт белә». Нәрсә кияргә миңа, нәрсә ашарга, кайчан телевизор карарга, кайчан – карамаска, кайчан әни янына килеп иркәләнергә... Мин аны күралмыйм!»


Син элеккеге гаиләгезне идеаль рәвештә генә хәтерлисең. Бәлки, син әтиеңнең әниеңне кыерсыткан чакларын да күргәнсеңдер, әмма бу хатирәләрне аңыңнан кысрыклап чыгарган булырга мөмкинсең. Психологик җәрәхәт алган кешеләрнең күпчелеге шулай итә.


Сиңа, мөгаен, бу очракта әниеңнең карарына ышанырга кирәктер. Әгәр ул бу яңа әтине икегез өчен дә сайлаган икән, димәк, ул аңа таянырга мөмкин дип тапкан. Яңа әтиеңнең холкындагы сыйфатлар ошамауның да берничә ягы бар:


1) син көнләшәсең, чөнки моңарчы әниең бары тик синеке генә иде, ә хәзер аның тормышында яңа кадерле кеше бар. Син моны хыянәт буларак кабул итәсең;


2) синеңчә, яңа әти башка төрле булырга тиеш: назлырак, игътибарлырак, йомшаграк һ.б. Әмма онытма: ул гап-гади кеше, Супермен түгел. Яңа ситуациягә ияләшү аңа да җиңел бирелми;


3) ул синең тормышыңны баштанаяк үзгәртте, син моның белән килешмисең. Әмма эндәшмичә ачу саклап, эчтән генә каһәрләп яшәү юньлегә илтми. Син аның белән, җаен табып, барыбер сөйләшергә тиеш. Бәлки, аңа да кечкенә генә бер адым ясавың җитмидер?


Искәрмә: синнән өлкәнрәк булса да, ул да бит дөньяда дөрес яшәүнең абсолют кагыйдәләрен белми. Әмма үзе дөрес дип тапкан вариантларны сиңа тәкъдим итәргә тырыша. Син дә, үз чиратыңда, начар якларын гына түгел, ә әйбәт якларын да эзләп табып кара әле...


«Мин кеше генә түгел, мин – әни...»


Әлфия, 2 бала әнисе: Аерылышканда иң авыры – балаларга яраткан әтиләре белән бергә яшәргә теләмәвемне аңлату булды. «Ничек инде?!» дигән аптырау, ачу катыш инәлү иде аларның карашында. Һәм мине гаепләү дә. Кызым гел әтисенә талпынды, аңа ситуацияне сүз белән аңлатып булмый иде әле ул яшендә. Улым исә «гаиләдәге бердәнбер ир-ат» ролен, әле мәктәпкә барыр яше дә җитмәгән килеш, үз өстенә алды. Иртә олыгаю, җитдиләнү килде аңа. 


Минем «балалар хакына бергә яшик» дигән икейөзлелеккә барасым килмәде. Без бергә калып та, өйдә гел агрессия, сәламәт булмаган атмосфера хөкем сөрә башласа, улым белән кызыма тагын да кыенрак булыр иде. Бер түбә астында бер-берсен күралмыйча яшәгән әти-әни белән көн күрүгә караганда, аерылышкан әти-әни белән яшәсеннәр, дидем.


Аерылышу хатын-кызны мораль яктан бетерә. Үз-үзенә ышанычы да, яшәр көче, ихтыяры да калмый. Мендәр белән башыңны каплап, дөньясыннан качасы гына килә. Әмма янәшәңдә − күзеңә карап торган балаларың, син аларны ашатырга, киендерергә, тәрбияләргә генә түгел, ә күңелләрен күтәрергә дә тиеш. Үзеңнең күңелеңдә бушлык булса да! Һәм мин аңлап алдым: мин үз мәнфәгатьләре булган кеше генә түгел, ә, иң беренче чиратта, әни! Идеаль әни булмасам да, аларның бердәнбер әниләре. Шуны аңлаганнан соң, хәл җиңеләйде – депрессиядән чыгу юлын бергәләп эзли башладык. Таяныч булдык бер-беребезгә...


Искәрмә: ә син әтиеңә/әниеңә мораль яктан ярдәм итәр өчен ни дә булса эшләдеңме?
психолог


Люция Закирҗанова, психолог: 


Синең колакка: Син нәрсәдән куркасың? Әтиеңне/әниеңне югалтуданмы, аларның сине яратмый башлавыннанмы, кайсы да булса берсе белән яши калсаң, сиңа кыен булачагыннанмы? Бу куркулар барысы бергә укмашып, синең моңа кадәр булган тормышыңның астын-өскә китерердер кебек, шулаймы?


Күпмедер дәрәҗәдә, син хаклы. Синең тормышың инде элеккечә булмаячак. Әмма бу үзгәрешләрнең кайсы якка борылыш алуын син үзең дә хәл итә аласың. Ачуланып, үпкәләп, елап, гауга куптарып, йә үз эчеңә бикләнеп кенә утырмасаң, син яңа тормышыңны, әти-әниең белән бергәләп, барыгызга да яхшы булырлык итеп үзең төзәячәксең.


Әти-әнисе аерылышкан балаларның реакциясе еш кына негатив формада була. Иң гадәтиләре:


Үз-үзенә бикләнә, берәүне дә якын җибәрми башлый. Укуга булган кызыксынуы кими, мәктәпкә үзен мәҗбүр итеп кенә йөри. Бу очракта ‒ булган ситуация турында сүз кузгатмаска, күңелен җәрәхәтли торган темаларга кагылмаска. Һәм көтәргә. «Бикләнү» халәте артык озакка сузылса, берәр идея белән «яндырырга», ниндидер җаваплы эш йөкләргә, кыскасы, күңеленә «ачкыч»лар эзләргә киңәш итәр идем.


Өйдән китә, начар компаниягә эләгә. Психикасы яралы, үзе борчулы чакта кешене «кулга төшерү» бик җиңел. Яңа фәлсәфә, юаныч бирерлек чаралар (тәмәке, алкоголь, наркотиклар, криминаль мавыгулар) тәкъдим итү – бик җитә. Әти-әнисенә үч итәсе килгән кызлар/малайлар өчен, бу, әлбәттә, иң шәп корал. Аларның игътибарын җәлеп итеп, үзең кайгырган кебек үк кайгырырга мәҗбүр итәчәксең. Әмма бу юл төрмәгә, йә хастаханәгә илтергә дә мөмкин. Уеннан – уймак, дигәндәй.   


Авырый башлый. Авыр психологик ситуациягә реакция рәвешендәге чын хаста да, әти-әниеңне манипуляцияләү ысулы да булырга мөмкин. Алар, бәлки, синең хакка «кушылып» торырлар да, ләкин бу таудан тәгәрәп төшеп барган ташны ясалма рәвештә тотып торуга тиң. Болай итеп кенә син аларның югалган мәхәббәтен һәм ышанычын кире кайтара алмыйсың.


Әти-әниләр колагына: Аерылышучылар – сез, баланың монда бернинди гаебе дә юк. Аны манипуляция объекты итмәгез. Бер-берегезгә каршы котыртмагыз, сайларга мәҗбүр итмәгез, гаепләмәгез, ачуны аңардан алмагыз. Гади генә итеп аңлатыгыз: ир-ат һәм хатын-кыз буларак аерылышсагыз да, сез барыбер аның әтисе һәм әнисе булып каласыз. Яңа гаиләгез барлыкка килсә дә, балагызга аның урыны какшамас булуын кат-кат аңлатыгыз! Ул теләсә кайсы вакытта икегезгә дә барып сыена алачагын анык белсен, һәр икегезнең өе дә аның йорты булуын тоеп торсын. Балага беркайчан да бер-берегез турында начар сүзләр сөйләмәгез, ул икегезне дә бертигез ихтирам итәргә тиеш.


Укытучылар колагына: әти-әнисе аерылышкан авыр чорда укучыгызның мәктәпкә, фәннәргә игътибары кимесә, аңа күтәрелеп бәрелергә ашыкмагыз. Сыйныф җитәкчесе булсагыз, бу ситуациядә әти-әнисе белән сөйләшеп, үзара ярдәмләшеп хәл итегез. Аны кызганмагыз, башкалардан аерып куймагыз, әмма хөрмәт һәм ышаныч белән каравыгызны да күрсәтергә онытмагыз.


Энҗе ИБРАҺИМОВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев