Логотип Идель
Ялкын

"ЯҢА САЙТ - ЯҢА "ГЫЙЛЕМ"

«Гыйлем» белем бирү порталы 15 гыйнвардан яңа интернет-адрес буенча эшли башлады. Хәзер фән дөньясы белән татарча танышырга теләүчеләр giylem.tatar сылтамасы аша узып, кызыклы фәнни-популяр мәкаләләр, инфографика, видеодәресләр һәм комикслар белән ләззәтләнә ала.

«Гыйлем» 2014 елда Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында барлыкка килгән иде. Giylem.pro адресы буенча елдан артык эшләгән беренче сайтны гимназия мөгаллиме Ленар Хөсәенов ясады.

Ләкин һәрбер проект даими үсештә булырга тиеш. Фән бер урында таптанмый, шулай булгач, аның турында сөйләүче чыганакларга да гел хәрәкәттә булу кирәк. Моны яхшы аңлап, проект мөхәррияте соңгы ике айда яңа сайт төзү өстендә эшләде. Сайтны ясау һәм аның дизайнын булдыру белән проектның финанс директоры Даниль Әхмәтшин җитәкчелек итте.

Димәк, хәзердән башлап «Гыйлем»нең барлык материаллары, һәм искесе, һәм яңасы, giylem.tatar адресы буенча эшләгән интернет-ресурста урнашачак. Ул .татар милли доменында эшли, аның өр-яңа бизәлеше һәм логотибы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев