Логотип Идель
Ялкын

«ВЖЖЖ–ВЖЖЖ»

Җыеп кулга бөтен көчне,

Киттем турыга карап.

Сцепление? Газмы? Тормоз?

Кайсына басыйм?

Харап..

Кечкенә чакта урындыкларны тезеп куя идем дә, беренчесенә утырып, автобус шоферы булып «Вжж-вжжжж» дип кылана идем. Ә машина йөртү ул «вжж-вжжж» гына түгел икән шул.

Быел беренче тапкыр рульгә утырып карадым. Чынлап! Әтинең «Москвич»ына да, абыйның «Жигули»ена да пассажир буларак кына кунаклый идем. Ә рульне үзем иярләргә тотынгач, коелдым да төштем. Алны карыйсы, арттагы манзараны күзәтәсе. Җитмәсә, шул арада рульне боргалап, передачаларны күчерәсе... Кирәк тә кирәк, ә мин бит берәү генә! Өстәмә биш баш белән ун кул бер дә комачауламас иде кебек. Баксаң, алай ук катлаулы түгел икән, теләк булгач, өйрәнелә. Аллаһка шөкер, инде «змейка»сын да, «эстакада»сын да җырлый-җырлый башкарам.

Бомбаны шартлатма!

Инструктор Илгизәр абый: «Тагын кызлар килгән», – дип каршы алды. Мин инде Илгизәр абыйны «Рульдәге хатын-кыз бомба тоткан маймыл кебек ул» яки «Алар бит машинага иннек сөртер өчен генә утыра» дип әйтер дигән идем. Ялгышканмын. Бу фикерләр белән мин генә түгел, Илгизәр абый да, статистика да, чуртым да килешми, егетләр. Без табигатебез белән җитди затлар – юл һәлакәтенә сирәк очрыйбыз. Метрын метрга, сантиметрын сантиметрга кадәр төгәл эшлибез. Сезнең кебек, тротуарга менеп, машинаны үкертеп йөрмибез инде. Һәм аннан соң, бомба безнең кулда икән, димәк, аның шартламавын сез кайгыртырга тиеш!

 ЕГЕТЛӘР: Машина үкертеп диюеңне аңлатыйм әле. Без бит кызларның игътибарын яулау өчен шулай кыланабыз.

КЫЗЫЙЛАР: Килешә-ә-әбез! Без егетләргә караганда афәринрәк!

Ник кирәк?

Хәзер машинада кирәккә түгел, кәттәлек, ыспайлыкны күрсәтү өчен йөриләр. Шунлыктан рульдәге егет тә, кыз да юл кагыйдәсе турында түгел, «Мин тыштан ничегрәк күренәм икән? Теге кыз минем турыда ни уйлый икән», – дип кайгыра. Аш пешергәндә үзеңне төзелештә итеп күзаллаган төсле инде бу. Ашка ком салуың бар.

Рульгә ябышкансың икән, кагыйдәләрне дә санга сук, зинһар!

ЕГЕТЛӘР: Анысы да бар инде. Чибәр кызлар күргәч, баш икенче якта кала.

КЫЗЫЙЛАР: Мин як-якка карарга да куркам! Тормозым эшләп, туктый алсам гына ярар иде, йә булмаса, светофорда туктап калган очракта, яңадан кузгалып китә алырмынмы, юкмы, дип уйлап барам.

Кайчан башларга?

Әти-әни: «Быел укып кал. 11нче класста вакытың да калмый, БДИ да бирәсең булачак. Аннары университетка керәсең була» – дия дә, теге сабый китә инде «тимер ат» йөгәнләргә. Аңа әле 11нчедә дә, 1нче курста да 18 яшь тулмаячак, правасын да ала алмый әле бер өч елсыз. Ә ник шулай иртә укып куярга соң? Соңыннан барысын да яңабаштан өйрәнү өченме? Тапкырлау таблицасы кебек, бер ятладың да гомерлеккә түгел ич ул. Гел өйрәнеп торырга, машина йөртеп, күнекмәләрен җуймаска тиеш кеше. Кирәк булса, 40та да, университет бетергәч тә өйрәнеп була аны. Ашыкма, һәр әйбернең үз вакыты, үз көне. Сабыр бул!

ЕГЕТЛӘР: Кайчан да бер инде ул.

КЫЗЫЙЛАР: Соңрак укысаң, җайлы. Тиз генә күнегәсең һәм шунда ук машина йөртә башлыйсың.

Истә калдыр! Бу мөһим!

 Җитдирәк булыйк әле. Ярый, алдың ди син права, утырдың ди машинага, бәрелдең ди баганага, йә агачка. Ә кешене, бер гаепсез кешене гомереннән мәхрүм итсәң? Нинди зур җинаять, гөнаһ! Уен-муен эш түгеллегенә һаман ышана алмый, ахрысы, күпләр. Кызыл утка да чабалар, 60 белән генә йөрергә ярый торган җирдә 100 һәм аннан артыгы белән дә җилдертәләр.

ЕГЕТЛӘР: кушканча гына йөрсәң, артыңа төртүләре бар.

КЫЗЫЙЛАР: Шул җилдертмәгән өчен гел кычкырта башлыйлар. Шуннан каушата башлый инде. Егетләр, килешәм, кыз кешегә бик үк килешеп тә бетми торгандыр машина руле, бәлки, кайвакыт югалып та калабыздыр. Гел дөрес йөрүебез ачуыгызны да чыгарадыр. Шуңа карамастан, юлларда безгә ягымлырак булсагыз иде. Ярый ла, сез кечкенәдән әтиләрегез белән бергә гаражда әвәрә килгәнсез. Ә безнең күбебездә андый стаж юк бит. Сез кагыйдә бозып, светофорның кызыл төсенә үткәндә, без сезгә 41нче елгы күзләр белән дә карамыйбыз, «Ишәк» дип тә кычкырмыйбыз.

КЫЗЛАРГА: Кайвакыт кызулык җитми инде безгә, килешәсездер? Аннан соң иннек, лакны өйдә калдырсак, әйбәтрәк булмасмы?

Машинаны кем йөртергә тиеш?

Илсөя (18 яшь): Заман таләпләре кырыс. Кыз белән малайны аерып карау бер дә дөрес түгел хәзер. Икесе бер кеше. Кирәк вакытта гел егетләргә әйтеп булмый бит инде. Шулай булгач, үзебезгә йөртү кулайрак. Ләкин минем бер минусым бар. Экстремаль ситуацияләрдә куркып калам.

Булат (16 яшь): Кызлар да йөртергә тиеш. Гомер буе егетләр җилкәсендә генә йөрерләрмени? Күпме бензин кирәк, күпме акча! Өйрәнсен дә йөрсен! Бер сүзем дә юк.

Фәннүр (17 яшь): Кыз кеше машина йөртә белергә (!) тиеш. Нәкъ менә белергә! Ә менә тиешме, юкмы – анысын әйтә алмыйм. Төрлесе бар бит: кемдер бирелеп китеп йөри, кайберләре ‒ «ачык авыз». Соңгыларына автобуста йөрергә киңәш итәр идем.

Марат (22 яшь): Нинди машина?!? Әнә, плитә янында ашарга пешерсен. Эше шул. Ә машинага килгәндә, анысын үземә ышанып тапшырсын.

Алсу (19 яшь): Мин йөртергә куркам. Ә әни укы, ди. Мин барыбер куркам. Ирем йөртер әле, Аллаһ бирсә.

Энҗе (15 яшь): 10нчы класста укып куярга иде. Соңыннан права алып, берәр БМВга утырыр өчен.

Күрдегезме инде, һәр кешегә юл ‒ үзенеке. Кемдер курка. Кемдер аны ярата, ә кемгәдер ул бөтенләй кирәксез. Шушы автомобильчеләр барысы бергә җыелгач, үзара аңлашу кыен, әлбәттә. Ләкин тырышып карарга була. Правага укырга кергәндә үк һәр пунктны, «ярый-ярамый»ларны җентекләп өйрән! Хәерле юл, дустым!

БЕРНИЧӘ КИҢӘШ

‒ Тиз эш итә белергә кирәк. Юлда син генә түгел. Берәрсе бәрелергә яки кинәт кенә юлыңны кистереп китәргә мөмкин.

‒ Курыкма! Теләгең булса, өйрәнеп тә була. Без күрәсен кеше күрми. Тәкъдиреңә язылган булса, җәяүле килеш тә тапталуың имхтимал.

‒ Үзеңне кулда тота белергә кирәк. Спидометрны 100дән арттырасы килгән чаклар да була, ләкин... язмышың – үз кулыңда.

‒ 10 юл һәлакәтенең 8е рульгә утырганда хәмер эчкән кешеләр аркасында килеп чыга. Шайтан суы эчкәч, кеше башын югалта. Югалтсын. Аның эше. Ләкин ни өчен кемдер шуның аркасында җәрәхәтләнергә тиеш?! Синең ни хакың бар Аллаһ биргән гомерне кемнәндер тартып алырга?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев