Логотип Идель
Ялкын

"ВОЛОНТЁРЛЫК СЕҢГӘН ГӨЛНАЗ"

Волонтёр турында без хәзер бик күп ишетеп тә, укып та беләбез. Кем соң ул? Аның мәгънәсе, эшләре нәрсәдә? Нинди максатлары аның? Бу сорауларга җавап бирергә миңа волонтёр якташым Гөлназ Гарипова булышты.
Волонтёр – ул ирекле кеше, изге эшләрне үз иреге, теләге белән эшли торган кеше. Мәсәлән, әби-бабайларга, балаларга булыша, аларны кайгырта, хуҗасыз хайваннарга мөрхәмәт күрсәтә, үзен һәм башка кешеләрне яңага, яхшыга өйрәтә ала торган кеше. Баксаң, алар дөньяда - 110 миллион икән! Канада, АКШ, Австралия илләрендә волонтерларның максимумы куелган, Чехия һәм Венгриядә волонтерлыкны хәрби хезмәткә тиңлиләр. Һәр өченче немец – волонтер булгач, әле японнарның яртысы “ирекле” хезмәт кешенең үсешенә һәм җәмгыять өчен файдалы булуына инандыргач, Россиягә дә бу эшне “рульгә” утыртмаскамы?
Хәер, Россия бу эштә, башка илләр белән чагыштырганда, бераз калыша. Бездә, интернет мәгълүматларына караганда, иреклеләр саны - 2,5 миллион. Әз, диярсезме? 150 миллионга якын халыктан 3 миллионы гына – азмы?! Ә иреклеләр бит статуска, яшькә, белемгә, милләткә бүленми! Ул – бердәм. Һәм изге эшләребез дә бердәм, һәркемнең кечкенә генә битараф булмаган йөрәге белән ясала.
Волонтерлык илебезгә 1980-нче еллардан ук кереп китә, әмма ул аңарга кадәр дә булган иде – шәфкать туташлары, тимур һәм пионер хәрәкәтләре, табигать һәм һәйкәлләр саклау белән шөгыльләнгән җәмгыятьләр моңа ачык дәлил булып тора. Хәзер аларның эзе бармы?
Татарстанда исә бу эш кайнап тора: спорт чараларында меңләгән студентлар, активистлар катнаша, республикакүләм слётлар, лагерьлар, акцияләр үткәрелә. Ни әйтсәң дә, һәр волонтерда – чын, яхшылык тулы йөрәк! Шундый ук изгелек тулы йөрәк, якты йөз - волонтер, “Ел хәйриячесе” бәйгесендә җиңү яулаган якташым Гөлназ Гариповада.
Гөлназ – гади генә бер КНИТУ-КХТИ студенты. Волонтерлык белән ул 2011нче елның сентябрендә “Сессия здоровья – 2011” слетында танышты. Өч көнлек слет үз могҗизалы эшен эшләгән: Гөлназ волонтерлар оешмасын Сарман районында башлап җибәрү турында уйланып йөргән. Һәм ул оешма, беләсезме, булды! “Волонтер” иреклеләр үзәгендә Гөлназ Гарипова ярты ел эчендә координатор булган. Ә аннан семинар-тренинглар, слетлар, лагерьларда яңа белем алу бәхете тәтегән аңа. “Барган слетларымнын кайберләре: "Сессия здоровья-2011", “Республикакүләм профилактик волонтерлар слеты”, халыкара ирекле лагерь "Волонтер” 2012, 2013, “VII республикакүләм волонтерлар слеты”. Регионара практик социаль менеджмент академияcе курслары үттем”, - ди Гөлназ.

-Нинди максатларың иде волонтерлыгыңның башлангыч чорында?
-Максатлар күп иде-е-е, барысы да истә түгел инде хәзер. Аның берсе "Игелекле эшләр, игелекле ихтыярдан" дип атала иде. Ә волонтерның максатлары ул инде кешеләргә ихластан, үзең теләп ярдәм итү, намуслы булу, белгән эшләреңне башкаларга өйрәтү, алардан да аң-белем алу.
-Хәзер нәрсә белән мәшгульсың, Гөлназ?
-2012нче елдан бирле шул бер оешмада – Сарманның “Волонтер”ында тордым. Ул Регионара иреклеләр хәрәкәте "Волонтер" оешмасына керә, Татарстанда 18 үзәк эшли. 2012 елдан 2014нче елның сентябренә кадәр Сарман районында эшләдем, хәзерге вакытта мәктәпне бетерү сәбәпле, Казан шәһәрендәге шундый ук үзәктә эш итәм. Кайберләрендә Бүгенге көндә мин үзебезнең регионара оешмабызның "Волонтер-Единомышленигы”, “Ел иреклесе 2012”, “Ел хәйриячесе 2014”.
-Һәм – “Ел хәйриячесе”ндә кемгә кулыңны кыстың?
-Бүләкләү тантанасында дипломны Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова кулыннан алдым, аңа кыстым!
-Нинди батырлыгыңны иң-иңе дип уйлыйсың?
-Үземнем батырлыгым дип инвалид балалар белән патронаж дип саныйм.
-Бу слётларда, курсларда уку, өйрәнү авырмы?
-Слетларны үтү авыр тугел, бары тик бик нык “нагрузкалы” көннәр, 8-23 кадәр тренинглар. Ләкин слетны үткәч, син анда алган белемнәрең белән үзеңнең командаң белән уртаклашырга тиеш, аннан инде, практикада файдаланырга тиеш.

-Волонтерлык эше белән син үзеңнең дөньяңны да бераз үзгәрткәнсеңдер бит. Нинди үзгәрешләр булды?
-Дөнья, әлбәттә, үзгәрә. Волонтерлар үзенә карата яхшы якка үзгәрә: эчми, тартмый, спорт белән шөгыльләнә. Яңа дуслар, яңа танышулар, яңа белем. Һәрвакыт уй-фикерләрең үзгәреп тора. Башта йомык, аралашмый торганнар белән озак уртак тел тапсаң, хәзер инде алай түгел. Миңа да файда килде – “личностный” яктан бик үстем!
Гөлназ – бик тә яхшы кыз ул. Бар эшләрең игелекле булсын, Гөлназ! Уңышлар сиңа!

[gallery size="full" ids="3677,3678,3676,3673"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев