Логотип Идель
Ялкын

«ВОЛОНТЕРЛАРГА НИ БЕЛӘН «ТҮЛИЛӘР»

Казанда су спорты буенча дөнья чемпионатын оештыру эшендә бик зур команда хезмәт куя, алар арасында 2500 ирекле ярдәмче дә бар — бу егетләр һәм кызлар Оештыру комитетына түләүсез булышлык күрсәтә. Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының уңыш казануына үз вакытларын, көчләрен һәм белемнәрен сарыф итеп, волонтерлар бер кочак махсус сервислардан файдалану хокукы ала — бу тәҗрибә инде Халыкара югарылыктагы эре спорт ярышларын уздыру стандартына ныгып кереп урнашты. Берсүзсез, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты искәрмә булмаячак — Оештыру комитеты волонтерлар өчен сервислар һәм махсус кызыксындыру программасы әзерләде.

Волонтерлар өчен сервислар программасына кием-салым, смена вакытында туклану, транспорт белән тәэмин итү, мобиль элемтә кертелгән, болардан тыш, чит илләрдән һәм чит шәһәрләрдән килеп, Чемпионатны уздыруда катнашучы волонтерлар яшәү урыны һәм аккредитация таныклыгы (Россиягә визасыз керү өчен) белән тәэмин ителә.

Волонтерлар кызылдан киенгән — егет-кызларның ачык төстәге киеме аларга Чемпионатның барлык мәйданчыкларында да аерылып торырга мөмкинлек бирә, чөнки ярдәм сорап нәкъ менә волонтерларга мөрәҗәгать итәләр бит. Кием комплектына ике спорт футболкасы, ролл-чалбарлар (аларны бриджи яки шорты итеп кияргә була), толстовка, бейсболка һәм кроссовкалар кергән. Волонтерлар командасын кием-салым һәм аксессуарлар белән ФИНАның рәсми партнеры — Arena компаниясе эксклюзив рәвештә тәэмин итте.

"Туклану" сервисы волонтерларны смена вакытында кайнар төшке аш белән тәэмин итүдән гыйбарәт, ә чит шәһәр һәм чит ил волонтерларына иртәнге һәм кичке аш аларның яшәү урынында тәкъдим ителә. Моннан тыш, чикләнмәгән эш графигында хезмәт куючы атташе-волонтерлар өчен ике тапкыр ашату да каралган.

Чемпионатта волонтерлар командасын транспорт белән тәэмин итү транспорт карталары ярдәмендә башкарыла — килешү имзалау үзәгендә аккредитация бейджлары белән бергә волонтерларга махсус транспорт карталары бирелде, бу карталар белән транспортта 54 тапкыр йөреп килергә була. Әлеге йөреп кайтулар саны сменага эшкә килүче волонтерларның гомуми санын исәпкә алып билгеләнде. Болардан тыш, хезмәт куйган объектларында сменаның 23.00 сәгатьтән соң гына тәмамлануы күз уңында тотылган очракта, Оештыру комитеты волонтерларны яшәү урыннарына кадәр кайтарып кую мәсьәләсен дә үз өстенә ала.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының телекоммуникацияләр буенча партнер компаниясе — "Летай" волонтерларга "Мобиль элемтә" сервисын тәкъдим итә, әлеге сервис егетләргә һәм кызларга бу компания челтәрендә чикләүләрсез аралашу мөмкинлеге бирә.

Волонтерлар өчен төп сервисларның берсе — кызыксындыру һәм бүләкләү сервисы Чемпионат вакытында волонтерларга бирелә торган төрле матди яки матди булмаган бонуслар системасыннан гыйбарәт. Оештыру комитеты һәм ДЧ-2015 партнерлары һәр волонтерга махсус маркетинг җыелмасы хәзерләде: аңа алты элемент керә — уникаль түләү беләзеге, су шешәсе, рюкзак, Kazan Volunteers логотибы — уч рәсеме төшерелгән спорт оекбашы, фотографияләр өчен магнит кыса һәм рәхмәт хаты.

Болардан кала, волонтерлар командасын матди булмаган бүләкләр белән сөендерү өчен, бик күп чаралар уздыру планлаштырыла — Чемпионат илчеләре белән очрашулар, фото- һәм автограф-сессияләр, махсус бәйрәм-тамашаларга бару, һ.б.ш. Чемпионат объектларында волонтерлар белән эш итү менеджерлары функциональ юнәлешләр буенча волонтер координаторлары белән берлектә көн саен үз сменалары вакытында аеруча тырышлык күрсәткән егетләрне һәм кызларны сайлап алалар. Иң яхшы волонтерларга Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының төп мәдәни мәйданчыгы — ФИНА паркы сәхнәсендә мактау сүзләре әйтелә һәм бүләкләр тапшырыла — егетләрне һәм кызларны Чемпионат илчеләре һәм "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО җитәкчеләре бүләкли. Оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләрен беренчеләрдән булып котлаучылар арасында ике тапкыр Олимпия чемпионы, суга сикерүләр буенча тарихта бердәнбер 8 олимпия бүләге иясе, Советлар Союзы һәм Россиянең суга сикерү остасы Дмитрий Саутин һәм сынаучы космонавт, Россия герое, Халыкара космик станция орбитасына Казансу суы тутырылган капсуланы алып менүче "Союз ТМА-14М" космик корабы әгъзасы Александр Самокутяев бар иде. Мондый бүләкләүләр чемпионат һәм "Мастерс" турниры узганчы, ягъни волонтерлар командасының эш вакыты тәмам төгәлләнгәнче дәвам итәчәк

Шунысын да ассызыклап үтү урынлы, җәйләренең ким дигәндә бер аен Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына багышларга булган ике мең ярым кеше өчен әлеге сервислар һәм сувенирларның һич тә төп кызыксындыру чарасы түгеллеге бәхәссез. Егетләрнең һәм кызларның күбесе өчен шәхси кызыксыну шактый мөһимрәк урында — алар өчен чит телдә аралашу практикасы, булачак һөнәрләрендә күнекмәләр алу, яңа кешеләр белән танышу һәм иске дуслар белән аралашу, зур, мөһим эшкә өлеш кертә алу, үзеңнең кирәклегеңне һәм файда китерүеңне тою хисе әһәмиятлерәк.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев