Логотип Идель
Ялкын

"ВИКТОРИЯ"ЛЕЛӘР ҮРЛӘР ЯУЛЫЙ"

12-13 нче сентябрь көннәрендә Кировта «Спортивный Олимп Приволжья» дип исемләнгән спартакиада булып узды. Быелгы спартакиада уеннары катнашучылар күплеге белән истә калачак: «Спортивный Олимп Приволжья»га Идел буе федераль округының 14 регионыннан 306 бала килгән иде. Бирегә җыелган барлык төркемнәр дә үз регионнарында җиңү яулаганнар.

Татарстан Республикасын данын Яшел Үзән районының "Виктория" Норлат балалар йорты вәкилләре яклады.

«Спортивный Олимп Приволжья» спартакиадасы балалар йортында яшәүче, әти-әнисез калган сабыйларга социаль адаптация узарга ярдәм итү максатыннан чыгып эшләнә. Әлеге спартакиада «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО» проекты нигезендә уздырыла. Проект үзе Россия Федерациясе Президентының Идел буе федерлаль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич карамагында тормышка ашырыла.

«Спортивный Олимп Приволжья» спартакиадасында балалар йортында һәм интернат-мкәтәпләрдә тәрбияләнә торган 13-18 яшьлек балалар көч сынаштылар. Ике көн дәвамында йөзү, футбол, волебол, стритбол, шахмат, дартс, җиңел атлетика буенча ярышлар булды. Округ спартакиадасы кысаларында 76 комплект медаль уйнатылды.

[gallery size="full" ids="3373,3372,3371,3369,3368,3367,3366,3365,3364,3362,3356,3363,3370,3361,3360,3359,3358,3357,3355,3354,3352"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев