Логотип Идель
Ялкын

«ВЕНСКИЙ ВАЛЬСКА ЧАКЫРАМ!»

Ча-ча-ча, самбо, венский валс, танго... Күз алдыннан тигез хәрәкәтләр һәм асылташлар тезеп теккән бал күлмәкләре очып уза. Сәхнәдә Тимур бии!..


Биюче егет белән беренче танышуым. Без әлбәттә гел бию турында сөйләшербез, мин аңа бии белмәвем турында бер сүз дә әйтмәмен, ә ул төрле хәрәкәтләр ясап күрсәтер, фотолардан чыгышларны карарбыз... Менә шундый планнар белән барган идем мин аның янына. Ә Тимур сүзне бөтенләй башка яктан башлады.


200 ел текелдәгән француз сәгате


– Минем гаилә шәҗәрәм Төхвәт бабайдан башлана. Моннан берничә ел элек Миргалим дәү әтием безнең нәселнең шәҗәрәсен барлау белән шөгыльләнде. Аңа бик күп танышларга, төрле шәһәрләрдә яшәүче туганнарыбызга шалтыратып чыгарга, хатлар язарга, архивларда эзләнергә туры килде. Анда энекәшем белән безнең исемнәр дә бар! Мине шаккатырган әйбер: дәү әтидә буыннан-буынга күчеп килгән стена сәгате саклана.  Бу бер ярминкәдә сатып алынган бик кыйбатлы француз сәгате. Аңа инде 200 ел, ул, төгәл вакытны күрсәтеп әле һаман текелди. Минемчә, энекәшем, туганнан туган абыйларым белән без бу эшне киләчәктә дәвам итәргә тиешбез дип уйлыйм. Үткәнеңне белеп кенә киләчәгеңне төзеп була. туфитулов 035


[gallery size="full" columns="2" ids="5485,5486"]

Ә хәзер бию турында...


Спорт-бал биюләре белән алты яшьтән А.Алиш исемендәге балалар иҗат йортында шөгыльләнә башладым. Хәзер «Бригантина» спорт-бию клубында биим. Тиздән Татарстан беренчелеге була, шуңа әзерләнәбез.  Әлегә безгә костюмнар тегәләр. Кызларга озын бал күлмәге, егетләргә фрак, ә латин америкасы программасы өчен ташлар белән күлмәкләр әзерләнә. Егетләрнең күбесе футбол, хоккей белән кызыксына дисез, сез. Бию дә бит бик күп көч сорый. Җәйге кызуларда алтышар сәгать тренировкаларга түзү дә егетлекне сыный торган эш! Биегән егетнең фигурасы төз була, дискотекада кызларны биергә чакырырга да куркып тормый ул! Бал биюләрендә партнерны тренер сайлый.  Таня исемле бик көчле кыз – минем инде дүртенче партнершам. Без әле аның белән бер генә ел биибез. Шул вакыт аралыгында дүрт кубок өч медалебез бар инде.


– Тимур, биюдә уңыш сере нидә?


  Уңыш сере – теләктә. Теләк булганда гына теләсә нинди эштә җиңүче булып чыгып була. Билгеле, теләк янына кү-ү-үп итеп тырышлыкны да кушарга кирәк. Кайвакыт барын да ташлыйсы килә, тик мин булдырам дигән ышаныч сине туктата һәм син дәвам итәсең.


«Зәлидә», «Алчәчәк»...




  • – Аккордеонны яулап алганыма инде бишенче ел. Солист булып та,  ансамбльдә дә уйныйм, оркестрда төп партиядә чыгыш ясыйм.  Гәрәева Эльмира Таһир кызы ул минем аккордеон буенча иң әйбәт укытучым!   Без шәһәр, республика, Россия лауреатлары. Әле сентябрь аенда иң күп аккордеонистлар һәм баянчылар катнашкан чыгыш белән Гиннес рекорды куйдык! Баскетхоллда узды ул вакыйга. Үзем өебезгә кунаклар килгәндә «Зәлидә», «Алчәчәк» көйләрен уйнарга яратам. Музыка мәктәбенә укырга кергәндә конкурсларда катнашыр өчен соңга калган идем. Минем дә башкалар белән чыгыш ясыйсым, төрле ярышларда катнашасым килде. Вакыт булганда да, карантин вакытында да күршеләр кереп зарланганчы өчәр сәгать аккордеонны кулдан төшерми идем. Их, вакытым булса, хорга да йөрер идем, тик әлегә килеп чыкмый шул, тавышым да формалашып кына бара. Әйе, вакыт ягы кысанрак шул, җидедә торам, уку, бию, телләр өйрәнү, музыка... кичке унынчы яртыларда гына бушыйм кайчак, дәрес әзерләргә дә вакыт бик аз кала инде. Тик «5»легә укырга өлгерәм әлегә. Уйлап карасаң, вакыты күп булып, бик аз әйберләр белән кызыксынган кешеләр дә шактый...[gallery size="full" ids="5477,5479,5478"]


Ә киләчәктә...


Музыкамы, биюме дип кенә аерып әйтә алмыйм. Музыка – миңа биегәндә ритмны тоярга ярдәм итә, бию – сәхнәдә каушамаска өйрәтте. Ә киләчәгемне телләр белән бәйләргә телим. Бию һәм музыка хоббием гына булып калыр.




  • Тимур, тиздән Яңа ел...

  • – Әйе, мин бүләкләр бирергә бик  яратам!

  • Ә үзеңнең иң кадерле бүләгең?

  • – Миргалим дәү әтием белән Роза дәү әнием алып биргән аккордеон![gallery size="full" ids="5488,5487,5483"]


Кыскача белешмә:


Исеме:


Тимур Туфитулов


Кызыксына:


Телләр өйрәнү, музыка, бию

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев