«ВЕЛОНОЧЬ-2016: БЕЗНЕ НИ КӨТӘ?»
Казанлыларны «Велоночь-2016» көтә!
Мондый чара башкалабызда өченче тапкыр оештырыла инде. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге чара Казаныбызның авиацион тарихына багышланачак. 1930-1940 нчы елларда махсус авиаторлар өчен Казанның икенче өлеше - Соцгород төзелә. Биредә: завод-фабрика, аэродромнар янында инженерлар һәм очучылар яшәгәннәр. Космонавтиканың атасы саналучы Сергей Королев Соцгородта эшләгән. Казанның бу өлеше ил тарихында шактый зур роль уйнаган. Нәкъ менә шуңа күрә оештыручылар «Велоночь»та катнашучыларны шәһәребез тарихы белән таныштырырга телиләр. Лекцияне «Устная история» фонды президенты Дмитрий Споров, архитектор Гүзәл Фәйзрахманова, тарихчы Илдар Вәлиев һәм инженер Алексей Рябов сөйлиячәк.
Чарада катнашу өчен «Велоночь» сайтынна кереп, махсус регистрация узарга кирәк.
«Велоночь-2016» 21 нче майдан 22 нче майга каршы төндә төп-төгәл 00.00да башланачак. Маршрут чарага берничә көн кала хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев