Логотип Идель
Ялкын

ВАКЫТ МАШИНАСЫ БАР: БОЛГАРДА УРТА ГАСЫРГА КАЙТЫП БУЛАЧАК

12-13 август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгында “Бөек Болгар” (“Великий Болгар”) дип исемләнгән Халыкара урта гасыр сугышы фестивале узачак. Анда Россиянең һәм башка күп кенә илләрнең клублары катнашачак. Быел чарага 40 меңнән артык кунак килер дип көтелә. 

Сугышлар нәкъ урта гасырлар чорында кебек булачак. Фестивальне оештыручыларның берсе Алексей Кокурин әйтүенчә, “сугышканда корал белән кадаудан һәм тез астына сугудан тыш, бар нәрсә дә рөхсәт ителә”.



Чара кысаларында ярминкәдә күңелегезгә яткан товарларны алу белән беррәттән, килгән кунаклар үзләрен төрле һөнәрләрдә дә сынап карый алачак.

Фестивальгә керү ирекле. Трибуна урыннарында утырырга теләүчеләр генә акча түләячәк: 400-1000 сум. Кунаклага уңайлы булсын өчен Казан (бару-кайту бәясе - 750 сум), Ульяновск (650 сум), Чаллы (700 сум), Түбән Кама (700 сум), Әлмәт (800 сум) шәһәрләреннән махсус автобус рейслары булачак. ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов: “Фестивальне барлык кеше дә карый ала торган булсын, дип эшләдек. Чараны күрү өчен, анда катнашыр өчен 3 кешелек гаиләгә уртача 2000 сум акча җитәр дип уйлыйм”, - дип белдерде.



Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев