Логотип Идель
Ялкын

ҮЗЕ КАТЫ, ҮЗЕ АГА ПЫЯЛА: АНЫ НИЧЕК ЯСЫЙЛАР?

Европа һәм Америкада хәзер пыяла чәйнекләр модада. Чәйнектәге эчемлекнең төсенә сокланырга һәм аның күләмен күз белән күреп торырга була. Хуҗабикә чәйне кухняда пешерә дә, кунаклар каршына алып чыгып, астан спиртовка яисә шәм ялкыны белән җылытылучы махсус җайланмага утырта. Чәй суынмый да, матур итеп яктыртыла да. Әгәр дә чәйнек термопыяладан да ясалган булса, аны газ плитәсенә дә, электрныкына да куярга мөмкин. Термочәйнекләр турында алда сөйләшербез әле, ә хәзер, гомумән, пыяла турындагы сүзгә күчик.




[caption id="attachment_11597" align="aligncenter" width="1180"]ПЫЯЛА 1 Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотолары.[/caption]

Пыяла өстендә уянганнар


Пыяла – кешелек тарихындагы иң борынгы материалларның берсе, ә аны ясау – матди культурадагы иң борынгы технологияләрдән санала. Обсидиан минералы (вулканик пыялалар) рәвешендә табигый пыяла да очрый. Әмма күбесенчә кулдан ясалган пыяла гына кулланыла. Пыяланы 5 мең еллар элек ПЫЯЛА 2Мисырда ясый башлаганнар. Риваять буенча, берзаман Финикия сәүдәгәрләре комлы ярда учак якканнар да, таш булмаганлыктан, учак нигезен үз йөкләрендәге Африка содасыннан түшәгәннәр, ә иртән учак урынында пыялага юлыкканнар. Бу бик тә чынга охшаган, чөнки гадәти (силикат) пыяланы кварц комы, сода һәм известь кушылмасын эретеп ясыйлар бит. Борынгы заманнарда, кешеләр әле известняк белән таныш булмаганда, агач көле известь чыганагы булып торган.



Тарта, бөгә, кисә, юкарта...


Пыяла өрү ысулы безнең эрага кадәр үк мәгълүм булгач, пыяла өрүче профессиясен дә иң борынгылардан дип санарга ярыйдыр. ПЫЯЛА 3Өрүче – җылытылган пыяла массасыннан һава өрдерү ысулы белән аерым әйберләр ясаучы мастер ул. Безнең республикада пыяла өрүче осталар Васильево  заводында эшли. Заводка 1901 елда нигез салынган. Завод утка чыдам пыяладан (термостойкое стекло) 450 төрдән артык әйбер җитештереп чыгара. Аларны ике төркемгә бүләләр: беренчесе – химия-лаборатория савыт сабасы – уку йортларының химия кабинетлары һәм фән өчен кирәк. Икенчесе – духовкаларда, микродулкынлы мичләрдә, газ һәм электр плитәләрендә ризык әзерләргә яраклы савыт-саба.


Заводта өрүчеләрнең ике категориясе эшли: «өреп кабартучылар» һәм аппаратчылар. Башта беренчеләре эшләгән цехка керик. Ул кай ягы беләндер тимерче алачыгын хәтерләтә. Цех уртасында зур пыяла кайнату миче тора, аның тәрәзәчекләреннән кайнаган масса яктырып күренә. Аның яктылыгы эшчеләрнең җитди йөзләрендә дә чагыла. Чүкеч тавышы урынына вентиляциянең тигез шавы ишетелә. Пыяла өрүче өрдерү көпшәсенә мичтән сыек пыяланы җыйдырта да, аны әйләндерә-әйләндерә өреп, металл формага урнаштыра. Бу – әйберне кулдан эшләү. Шул ысул белән бер-берсенә игезәкләрдәй охшаган әйберләрне – әйтик, лаборатория колбаларын ясыйлар.


ПЫЯЛА 4Шулай ирекле өрдерү ысулы белән ясалган пыяла предметларны гут пыяласы дип тә атыйлар (немецча һuttе сүзеннән алынган, пыяла өрдерү остаханәсен аңлата). Бу – пыяла җитештерүнең иң борынгы ысулы. Көпшәдән эретелгән шар өреп чыгарыла. Аны агач борыслар, кыскычлар белән төзәткәлиләр. Барлыкка килгән предметны көпшәдән салдырып, тимер стерженьгә утырталар һәм эшкәртүне дәвам итәләр. Кирәк тапса, оста аның өске өлешен ача яисә үзле пыяланың аскы өлешен махсус инструментлар ярдәмендә җәеп юкарта, тарта, бөгә, кисә. Бизәү өчен савытның өске ягына пыяладан төрле тамчылар, борчаклар, җепселләр эретеп тамызыла. Савыт та, бизәкләр дә төрле төстәге пыяладан булырга мөмкин. Мондый предметлар бик матур килеп чыга һәм һич тә бер-берсен кабатламый. Аларның стеналары бик юка һәм үтә күренмәле булып чыга...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев