Логотип Идель
Ялкын

УЙЛАР МАТЕРИАЛЬЛӘШӘ АЛА!

Уйлар чыннан да материальләшә ала, шуңа да дөрес уйларга өйрәнергә кирәк. “Уйларыгызга бик игътибарлы булыгыз, алар – гамәлләрнең башы” дигән кайчандыр Лао Цзы. Бу фикер белән килешмичә мөмкин түгел. Үзегезнең дә игътибар иткәнегез бардыр: әгәр берәр кеше турында уйласак, йә сөйләшсәк, ул шунда ук үзе яза яки шалтырата! Могҗизамы?


Дөньядагы иң зур көч – җирнең тарту көче. Безнең уйлар да шундый ук көчкә ия икән. Һәр уй ул – энергия дулкыны! Шул энергия аннары материягә әйләнә. Кызык өчен генә бер мәзәк китерәм. Бер кеше автобуста уйлап бара, ди: “Хатыным начар, дусларым сатлыкҗаннар, начальнигым сарык, эшем юньсез, тормышым кызык түгел...” Моның артындагы фәрештә, уфтана-уфтана, сүзләрен язып бара ди: “Нинди сәер теләкләр. Һәм көн саен бер үк... Берни эшләп булмый, үтәргә кирәк...”



Хыяллар рейтингы


Сәяхәт – хыяллар рейтингында беренче урында тора икән. Санкт-Петербургта яшәүче Лилия Тимерҗанова илләр гизәргә хыялланып, берүзе Мальтага чыгып китә. Шулай бик күп җирләрдә булып кайта ул: Германия, Франция, АКШ, Сочи, Испания һ.б. Юк, әти-әнисе дә, егете дә, хәтта үзе дә миллионер түгел! Ул акчасыз, юлдашларсыз һәм бернинди плансыз сәяхәт итә! Булмас, дисеңме? Ничек кенә була әле, чөнки аның көче – позитив уйларда!


Лилия Тимерҗанова: “Беркайчан да югалып калмаска һәм начар уйларга юл куймаска! Бары тик позитив уйлар белән генә яшәргә! Мин һәр вакыйгага бар да яхшы яисә бар да яхшыга дип карарга тырышам. Европада мине төн уртасында өйдән куып чыгарганнары бар. Бервакыт, Санкт-Петербургтан Ригага Яңа ел каршыларга барганда, көчле җил-давыл купты. Бер машина да туктамый. Ләкин мин, кәефемне төшермичә, Кыш бабай бүреген кидем дә бии башладым. Шунда бер машина туктады, йөртүчесе: “Әгәр шулай җырлап-биеп тормаган булсаң, мин туктамас идем”, - диде. Ә бер көнне моңа бер машина да туктамый, ләкин ул башында уйдан форма тудыра: хәзер шундый төстәге машина туктый, йөртүчесе шундыйрак булачак, ди. Бераздан нәкъ шулай була да!


Милли кием дизайнеры Миләүшә Мусина сүзләренчә, уй көченә фанатикларча түгел, ә тыныч һәм бераз битараф карарга кирәк. Гадәттә ул: “Эх, менә шулай булса, яхшы булыр иде”, - дип уйлый икән. Һәм шулай була да! Мәсәлән, Париж күренешләре төшкән фотолар актарып, шундагы матур урыннарны чынлыкта күргән төсле хыялланып утырган берзаман. Күп тә үтмәгән, бер бәйгедә җиңеп, хыялланган җирендә – Парижда булып кайткан. Заказлар белән дә шулай, ди. “Эх, менә шундый образ ясасам, шәп булыр иде”, - дип уйлап куя икән дә, чираттагы заказ нәкъ ул теләгәнчә була, ди.



Киләчәгеңне төзе!


Уйлар шундый зур көчкә ия булгач, киләчәкне дә үзең теләгәнчә төзергә буладыр? Күп кеше киләчәген чынлап та башта уйларында төзи. Дөрес, берни эшләмичә, уйлап кына утырып, тормыш үзгәрмәячәк. Моның өчен бер кагыйдәне белергә кирәк: уйлар – орлык кына. Орлыкны утыртабыз, су сибәбез һәм аның шытып чыгуын көтәбез. Ә калганы – галәм эше! Әмма “су сибәбез” дигәнгә игътибар итми ярамый. Бу – тырышабыз, дигән сүз. Әгәр шикләнеп, юк, бу чынга ашмаячак, дип утырсак, берни дә булмаячак!


“ТНВ” журналисты Айгөл Бәдретдинова: “Без уйларны сүз белән белдерәбез, сүз ул – бик көчле әйбер, энергия ташкыны. Шуңа да сүзне үлчәп сөйләргә кирәк. Чөнки һәр әйткән сүз галәмгә сигнал бирә, галәм шуны башкара. “Тормыш авыр, яшәү кыен, мине беркем яратмый, акча юк” һ.б. шундый зарлануларны еш ишетәбез. Андый кешеләрнең тормышы чыннан да бик авыр. Шул ук вакытта, гел яхшы уйлар белән генә, дөньяга алсу күзлектән карап кына яшәп тә, ул әле асылда шулай булачак дигән сүз түгел. Реаль җирлектән аерылмаска да кирәк. Алтын урталык нинди, дисезме? Минемчә, беренчедән, яхшы уйларыңа чын күңелдән ышанып, начар уйлардан арынырга кирәк. Икенчедән, тормышыңны яхшы якка үзгәртер өчен тырышырга, күп көч куярга”. Айгөл белән минем хыял охшаш: элек мин үзем дә телевидениедә эшләсәм иде, дип, студия коридорлары буйлап йөреп, бүлмәләрендә утырганымны күз алдыма китереп, галәмгә сигнал биреп яшәдем! Һәм, шөкер, ул сигнал кабул ителде!



Курка-а-ам, дип торса-аң...


Уйлар белән начар хәлләрне дә “тартып китерергә” мөмкин. Инде курку турында сөйләшүгә күчәбез. Кеше ни өчен курка? Сәбәпләре төрле, ләкин нәтиҗәсе – бер! Үз-үзеңә ышанмау, шикләнү, ниндидер вакыйганың яңа булуы, нәрсәнеңдер ахыры ничек тәмамлануын белмәү, ягъни билгесезлек – болар барысы да куркуны барлыкка китерә. Ә курку, үз чиратында, негатив энергетика тудыра.


Мин көн дәвамында яхшы уйлар белән генә яшәргә тырышам. Ләкин һәрчак барып чыкмый! Иртәләрен еш кына метрода полиция хезмәткәрләре туктатып тикшерә башлады. Чөнки мин хәйран зур рюкзак асып йөрим. Шуны тикшергән арада, поездым уза да китә. Барасы җиремә берничә тапкыр соңга калдым. Бу еш кабатлана башлагач, метрога кергәндәге уйларымны контрольдә тота башладым. “Хәзер тагын туктаталар инде” дигән уй белән керсәм, һичшиксез, туктаталар. Үземне кулга алып, елмаеп керсәм, туктатмыйлар!


Яшьләр, гадәттә, нәрсәдән курка? Йөргән кызы, егете ташлар дип. Мондый уйлар һәр кешедә бардыр инде ул. Менә кече сержант Рөстәм Баязитов та күбрәк негатив уйлар белән йөри торган булган. Кызлар белән дуслыкның башында ук кемнең кемне ташлаячагын һәм кем авырлык кичерәсен алдан белгән. Психологлар телендә “үзеңне программалаштыру” дип атала бу. Ләкин андый уйларны читкә этәреп, яхшы күзаллау тудырырга тырыша башлаган хәзер Рөстәм. “Миңа хәзер моны кушалар һәм мин аны җиңел генә башкарып чыга алачакмын, дип уйлап барсаң, эштә нәкъ шулай була да”, - ди.


Сөләйман Айтахунов фикеренчә, уйлар син аларга ышана башлагач кына чын-чынлап көчкә ия була башлый. Малайга 13 яшь булганда әбисе пешергән пылау аның хәтерендә җуелмас эз калдырган. Үзе дә шулай тәмле итеп пешерергә хыялланып йөргән. Вакыт үткәч, хыял онытылган, бары 8-9 елдан соң гына беренче пылауын пешереп, кешеләрне шаккатырган ул! Хәзер пешекче булып эшли. Эшендә дә башына “хәзер шундый ризык сораячаклар” дигән уй килсә, чыннан да шуны сорыйлар икән. “Без әкияттәге җен сыман, шуңа да һәр гамәлебез, ә аңарчы уебыз өчен җаваплы”, - ди Сөләйман.


Җырчы, тамада, юмор остасы Гөлгенә Кәлимуллина күп әйберне алдан күрә икән. 15 ел элек машина белән Казанга кайтканда: “Юл һәлакәтенә очрасак, машина түбәсе аста, тәгәрмәчләре өстә була, ишек тоткасына тотынып барырга кирәк”, - дигән уй килә башына. Үзе артта утырып бара икән, йокымсырап киткән. Берзаман тавышка уянып китә, каршыларына машина очып чыккан һәм алар, бәрелмәс өчен, уң якка каерып, бер урында әйләнеп торалар, ди. Бозлавык юлда биш тапкыр әйләнгәннән соң, юл кырыена тәгәри башлаганнар.


Шунда Гөлгенәнең башына теге уй кабат килгән һәм ул ишек тоткасына ябышкан! “Бисмилла”сын гына әйтергә өлгергән, машиналары каядыр убылып төшеп тә киткән. Тирә як кап-караңгы, тынлык, беркем дә дәшми, ди. “Димәк, тәгәрмәчләр өстә, түбә аста” дигән уй белән, Гөлгенә машина ишеген ачарга тотынса, салонга су тула башлаган. Кама елгасына төшеп киткән була болар. Шөкер, чыкканнар. “Уйлар бик нечкә нәрсә, начарларын шайтаннар уйлаганда ук эләктереп ала, сак булырга кирәк! Концерт алдыннан продюсерым гел яхшыны гына уйла, ди, чөнки минем уйларның тиз чынга ашуын белә. Киңәшем шул: бары тик яхшы уйлар гына уйлагыз, теләмәгән вакыйга булса да, һәр нәрсәдә яхшысын күрә, таба белегез!” - ди Гөлгенә. Сүз уңаеннан: догаларның да шул ук уй көченә, уңай энергетикага корылган булуын онытмыйк!


2-2



Ул бездән яхшырак белә...


Уйларның чынга ашуы яхшы, әлбәттә, ләкин галәм көче, Аллаһның кодрәте турында да онытырга ярамый. Тормыш битеңдә теләгәнең язылмаган булса, ничек кенә уйлама, ни генә эшләмә, барыбер булмый. Кайбер уй-ниятләр әллә ничә елдан соң гына тормышка ашарга мөмкин. Вакыт узгач, кайчак шаккатып куям: мин шуны теләдеммени кайчандыр, дип. Кайбер теләкләрдән елмаясы, хәтта көләсе килә башлый. Әле ярый чынга ашмаган, дип шатланып куям! Шуңа кайбер теләкләрегез чынга ашмаса, борчылмагыз! Аллаһ бездән күбрәк белә һәм безгә чынлыкта нәрсә кирәк, шуны бирәчәк.


Альбина Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев