Логотип Идель
Ялкын

УТСЫЗ ТОРЫП БУЛАМЫ?





Узган шимбәдә бөтен дөнья буйлап «Җир сәгате» акциясе узды. Планетабызның киләчәгенә битараф булмаган кешеләр 20.30-21.30 минут аралыгында бер сәгатькә уттан баш тартты.


Бу акция, әлбәттә, елына бер тапкыр гына була. Ләкин шәһәрләрдәге күпкатлы йортларда, авылларда ут бетү кебек гадәттән тыш хәл елга әллә ничә тапкыр булырга мөмкин. Бүген без утсыз, электр жайланмаларсыз тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Шуңа күрә утсыз калганда, караңгыда нәрсәләр эшләп була соң?


1. Шәм кабызып кичке аш уздыру


Исегезгә төшерегез әле: сез кайчан якыннарыгыз белән соңгы тапкыр шәм яктысында аралаштыгыз? Шәм уты тыныч, дәвамлы әңгәмәгә өнди. Ә лампочканың якты уты, киресенчә, уңай һәм тискәре эмоцияләрне көчәйтә генә. Күпмедер вакытка утсыз калу – романтик яки дусларча кичке аш уздыру, рәхәтләнеп сөйләшер өчен менә дигән мөмкинлек.


2. Куркыныч вакыйгалар киче


Шәм яктысында уздырылган кич җан өшеткеч вакыйгаларны сөйләү өчен дә туры килә. Моның өчен куркыныч фильм, китап сценарийларын, әбиләрнең куркыныч хикәятләрен истә калдыру да җитә.


3. Күләгәләр театры


Бу олыларга да, балаларга да туры килә. Спектакльнең нигезе итеп яраткан әкиятне алырга мөмкин. Иң мөһиме – фантазияңне чикләмәү.


Экранны ишеккә элеп куелган ак жәймәдән ясарга мөмкин. Персонажларны алдан әзерләп куегыз. Алар уенчыклар, картоннан ясарга мөмкин.



4. Караңгыда нинди уеннар уйнап була?


Шәм астында бик күп уеннар уйнарга мөмкин.


​ Крокодил.


​ Кем син? Персонажны бел.


​ Мафия.


​ Аркада рәсем ясау


​ Дөреслек яки гамәл.


​ Күз бәйләш.


​ Бу ничек булды?


​ Мин походка алам.


Соңгы ике уен сирәк очрый торганнар. Шуңа алар турында тулырак мәгълүмат бирәбез.


Күз бәйләш уены өчен ручка белән кәгазь кирәк булачак. Һәр кеше үз тормышында булган, әмма башкалар белмәгән фактны яза. Барлык уенчылар да язып бетергәч, кәгазьләрне бутыйлар. Чиратлашып кәгазьләрне тартып чыгаралар. Шушы фактларга таянып һәр кеше үз вакыйгасын булдыра. Аннары бар кеше дә дөреслектә нәрсә булганын сөйли.



​  Мин походка алам.


Алып баручы үзенең походка барганын, команда жыйганлыгын сөйли. Командага эләгер өчен, катнашучылар «Мин походка барам һәм … (предмет исеме) алам», ди.


Моңа кадәр алып баручы кешеләрне сайлап алу өчен бер принцип уйлап таба. Мисал өчен, предметның икенче хәрефе «О» булырга тиеш. Уен катнашучыларның нинди принцип икәнлеген белгәнчегә кадәр дәвам итә.



5. Урамга чыгып, саф һава сулау, физик күнегүләр эшләү


Утсыз калсаң, өле бу мәҗбүри рәвештә өйдә утыру дигән сүз түгел. Әгәр урамда яхшы һава торышы икән, урамга чыгып керегез. Аулак урын табып йолдызларны күзәтсәгез дә була.




***
«Җир сәгате» – Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан 2007 елда башланып киткән халыкара экологик акция. Аның дәвамында бөтен дөнья кешеләрен 1 сәгатькә бөтен ут һәм электр жайланмаларын сүндереп торырга чакыралар. Бу адым безнең планетабызның киләчәгенә битараф булмачуны күрсәтә.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев