Логотип Идель
Ялкын

«УРТАЛЫК»

Казанда узучы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында өч спорт төрендә ярышлар тәмамланды һәм хәзер инде беренче нәтиҗәләрне дә ясарга була. "Казан Арена" стадионында узган матбугат конференциясендә су спорты чемпионатының шушы көнгә нәтиҗәләре телгә алынды.

Матбугат конференциясендә Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Сезар Маглионе, ФИНАның башкарма директоры Корнель Маркулеску, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров, Airweave компаниясенең генераль директоры Мотокуни Такаока катнашты.

"Су спорт төрләренең барлык 6 ярыш дисциплинасында да без хәтергә кереп калырлык, әһәмияткә ия нәтиҗәләр күрәбез. Барлык трибуналар да тулы диярлек һәм бу Чемпионат белән кызыксынуның бик зур булганлыгын күрсәтә", — дип хәбәр итте Хулио Маглионе.

КХДР җыелма командасы 2015 елгы Дөнья чемпионатында беренче медальләрен яулады. Башта Төньяк Корея командасы хисабына хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан суга сикерү ярышларында Ким Ун Хян / Сон Нам Хян бронза медаль алып килде, ә кичә шул ук биеклектән сикерүдә Кук Хьян Ким алтын медаль яулады. 2015 елгы Дөнья чемпионатының иң беренче медаленә исә 5 километрга ачык суда йөзүдә АКШ вәкиле Хэйли Андерсон ия булды. Америка дуэты Билл Мэй / Кристина Джонс, Россия пары Александр Мальцев / Дарина Вәлитова, Бөекбритания тандемы Томас Дэйли / Ребекка Галлантри тәүге тапкыр уздырыла торган ярышларда — синхрон йөзүдә катнаш дуэтлар арасында техник һәм ирекле программа башкаруда, шулай ук суга сикерүләрдә катнаш парлар арасында җиңүчеләр буларак тарихка мәңгелеккә исемнәрен язып куйдылар. Бала тапканнан соң Наталья Ищенконың җиңүче сыйфатында спортка кайтуына шаһит булдык. 2015 елгы Дөнья чемпионатында Россиянең бу спортчысы 3 алтын медаль яулады. Кытай һәм Россия җыелма командалары әлеге Дөнья чемпионатында 11 һәм 8 алтын медаль яуларга өлгерделәр инде. Нидерланд йөзүчесе Шарон ван Раувендал Дөнья чемпионатындагы берьюлы ике ярыш төрендә көмеш медаль алды: 10 километрга ачык суда йөзүдә һәм 400 метрга ирекле стильдә йөзү бәйгесендә. Быелгы чемпионатта призлы урын алганнар арасында иң яше — Кытай кызы Рен Цян, аңа быел гына 14 яшь тулган. 30 июльдә ул 10 метрлы каланчадан суга сикерүдә көмеш медаль яулады.

"2 август көненә кадәр хисап тотканда, барлыгы 112 ярыш сессиясе, 1013 сәгать өйрәнүләр уздырылган, 33 медаль комплекты уйнатылган, бүген, 3 августта, йөзү ярышларында тагын 4 медаль комплекты үз иясен табачак", — дип сөйләде Азат Кадыйров.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында күп нәрсә беренче тапкыр булды.

  • ·         ДЧ-2015 Россиядә беренче тапкыр уза.

  • ·         Беренче тапкыр ярышлар программасына суга сикерүләр һәм синхрон йөзүдә катнаш дуэтлар чыгышлары кертелде.

  • ·         Беренче тапкыр Россиянең халыкара мәгълүмат агентлыгы хост-мәгълүмат агентлыгы һәм хост-фотоагентлык статусын алды: бу — "Rossiya segodnya" халыкара мәгълүмат агентлыгы.

  • ·         Беренче тапкыр Чемпионатның ачылу тантанасы бассейнда уздырылмады һәм аерым шоу-спектакль итеп эшләнде.

  • ·         Беренче тапкыр төп Чемпионатка параллель рәвештә ветераннар һәм һәвәскәрләр арасында "Мастерс" категориясендәге дөнья чемпионаты да узачак.


Дөнья чемпионатында рекордлы сандагы илләр һәм атлетлар катнаша: 190 илдән 2798 спортчы һәм 1800 дән артык рәсми зат. 75 комплект медаль уйнатыла. Инде ике дөнья рекорды куелган. Баттерфляй ысулы белән 100 метрга йөзү ярышларының ярымфиналында швед кызы Сара Шёстрем, ә 1500 метрга ирекле стиль белән йөзүдә америкалы Кэти Ледеки рекорд куйдылар.

Чемпионатның телевизион аудиториясе бөтен дөньяда 4,5 млрд тамашачы тәшкил итәчәк. 107 илдә 81 телевизион компания ярышларны трансляцияли. Телерадиотапшырулар ясау өчен Чемпионатка 40 илдән 81 кеше аккредитация үткән.

"Допинг тикшерү өчен 3000 гә якын тест эшләнәчәк. Анализларны тикшерү 3 яклы барачак — Русада Россия компаниясе һәм VADAның Лондон белән Барселонадагы лабораторияләре", — дип сөйләде допинг-тикшерү процедурасы турында Корнель Маркулеску.

Матбугат конференциясе барышында ФИНА белән Airweave компаниясе арасында хезмәттәшлек килешүен имзалау әһәмиятле вакыйга булды.

"ФИНА белән партнерлык ярдәмендә без, алдынгы спортчылар үз мөмкинлекләренең максимумнарын күрсәтә алсын өчен, иң яхшы шартлар тәкъдим итәргә өметләнәбез. Партнерлык килешүебез 3 елга төзелгән", — дип телгә алды Мотокуни Такаока.

Генераль партнер статусы 2017 елгы FINA Дөнья чемпионатында, 2016 елгы йөзү буенча (25 м) FINA Дөнья чемпионатында гамәлдә булачак, титул партнер сыйфатында компания 2015-2017 елларда FINA Дөнья кубогы ярышларында чыгыш ясаячак.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

middle_news_DSC_0159

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев