Логотип Идель
Ялкын

УРАМ СӘНГАТЕ КӨННӘРЕНДӘ НИШЛӘРГӘ?

Инде ишеткәнсеңдер: Казанда августның ике көнендә — 13е һәм 14е «Очкын» урам сәнгате һәм туган якны өйрәнү фестивале уздырыла. Оештыручылар нәрсә генә вәгъдә итми: концерт, театраль тамашалар, плакатлар күргәзмәсе, китап ярминкәсе, квест... «Ялкын» шул чараларның күрми калырга һич тә ярамаганнары турында махсус язма әзерләде.




Урыны: Лядской бакчасы
Вакыты: 13-14 август
Керү: барлык мәйданнарга да керү ирекле

урам сәнгате

Лядской бакчасында 4 мәйданчык:


күргәзмә, музыка, театр һәм китаплар мәйданчыклары эшләр дип көтелә.

Күргәзмә 50дән артык әле беркайда да күрсәтелмәгән плакаттан торачак. Алар Татарстанда узучы чараларга, шәһәр музейлары һәм галереяләренә, тарихи сюжет һәм феноменнарга багышланган. Авторлары - Россия, Швейцария, Польша дизайнерлары.

Тамашалардан Казан режиссерларының «В розовом» спектаклен, балалар өчен «Птица» (Ижевск), «Бродячий Вертеп» (Мәскәү) театрларының, Санкт-Петербургтан Leo’s marionette show төркеменең марионеткалар тамашасы көтелә. «Sforzando» яшьләр симфоник оркестры катнашында өч опера - Вольфганг Амадей Моцартның «Бастьен и Бастьенна», Джанкарло Меноттиның «Телефон» һәм Ләйсән Абдуллинаның «Береника» опералары яңгыраячак.

урам сәнгате 2

Урам сәнгате көннәрендә музыкантлар да катнаша. Кунаклар арасында музыка коралы булмаган коралларда уйнаучы «Экипаж молодость» и Easy winners band ансамбльләре дә бар! Моңарчы пычкы, чиләк, швабраны уен коралы ролендә күрмәгән булсаң, хәзер күрерсең һәм ишетерсең! Катнашучылар терменвокс, этнобарабаннар, виброфон һәм садорада да уйнаячак.

Балалар өчен махсус программа каралган: алар танылган рәссамнар белән бергә төрле инсталляцияләр ясап карый алачак. Гаилә белән ял итүчеләр «Әти, әни һәм мин» гаилә квестында катнаша ала.
Ял итәргә килгән уңайдан «Смена» заманча мәдәният үзәгенең китап киштәсеннән сәнгать, архитектура, урбанистика, Казан һәм Татарстан тарихына багышланган китаплар җыеп кайтып китәргә җайлы булачак.

Урам сәнгате көннәре Лядской паркында гына түгел, Казанның башка парклары һәм үзәк урамнарында да узар дип планлаштырыла.
Фестивальнең Вконтакте сайтындагы төркемендә

кызыклы бүләкләр уйнатыла: https://new.vk.com/iskrafest.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев