Логотип Идель
Ялкын

UP STUDIO ЭСТРАДА АКАДЕМИЯСЕ ТУРЫНДА БЕЛӘСЕЗМЕ

Чаллыдагы up studio эстрада академиясе турында беләсезме,  ишеткәнегез бардыр инде. Бу академиянең бер йолдызчыгы – лия шәмсина «ялкын»ның тышлыгында да чыккан иде. Ә минем сезне тагын бер сәләтле кыз – Линара Хәбирова белән таныштырасым килә.
 - Линара, жырлау теләге кайчан һәм ничек туды?1 НА

- Бәләкәй чактан ук жырларга ярата идем. Үскәч жырчы булырга хыялландым. Бераздан, Up Studio академиясе барлыкка килгәч, әниемнән ризалык алып, анда укырга кердем. Күп дуслар таптым, җырны тагын да ныграк  ярата башладым. Анда укып, мин үземне җырчы итем хис итәм.
- Ул академиядә сез ниләр эшлисез соң?

- Студиядә бөтен уңайлылыклар бар. Вокал гына түгел, бию, инглиз теле, эстрада тарихы һәм башкалар да укытыла. Барыбыз бергә яңа проектлар эшлибез. Көннәрне бик күңелле үткәрәбез. Бервакыт татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшин мастер-класс уздырды. Моңа мин аеруча шатландым.
- Сәхнәдә чыгыш ясаганда куркасыңмы, әллә күнектеңме инде?

- Башта мин үземнен "коллегаларым" белән чыгыш ясый идем. Алар белән булгач, бернинди курку хисе тоймадым.  Ә инде олы сәхнәгә берүзем чыккач, әлбәттә, күңелемне курку яулап алды. Хәзер инде куркуны җиңәргә ияләшеп киләм. Сәхнәдә мине көчле алкышлар белән каршы алалар. Шунда ук курку хисе юкка кача.
- Гаиләгездә тагын кемнәр жырлый?

4 НА- Әтием бик матур, моңлы итеп жырлый. Җырлау сәләте миңа әтидән күчкәндер, мөгаен. Гаилә бәйрәмнәрендә без аның белән бергәләп җырларга яратабыз. Әти-әни миңа көч биреп, куәтләп торалар. Авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзерләр. Якыннарым булганга бик шатланам. Әни белән серләшергә яратам, чөнки ул миңа һәрчак бары тик яхшы, файдалы киңәшләр генә бирә.
- Жырлаудан кала син тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Рәсем ясарга яратам. Чаңгы шуу ошый. Дусларым белән тауга еш йөрим. Алар белән шундый күңелле, кәефем төшкән чакта алар белән аралашып күңел күтәрелә.
- Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?

- Кызганыч, киләчәкне алдан белеп булмый шул. Мин иҗади кеше. Шуңа күрә киләчәгемне иҗат белән бәйлисем килә. Таныласым да килә инде, билгеле.
- Иң зур теләгең нинди?

- Гаиләм һәм барлык туганнарым, дусларымның исән-имин, бәхетле, гыйбадәтле тормышта яшәүләре. Алар минем иң якын кешеләрем. Мин алар янәшәсендә генә үземнең бик бәхетле булуымны тоям. Янымда булулары, киңәшләре, гомумән, барысы өчен дә аларга бик зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев