Логотип Идель
Ялкын

"Und Du weisst Deutsch?- Ә СИН АЛМАНЧА БЕЛӘСЕҢМЕ?"

Хәзерге вакытта, һичшиксез, чит телләр белү мөһим. Менә мин дә әлеге принципка таянып, немец телен өйрәнергә булдым. Ник менә әлеге телне сайлавымның сәбәпләре шактый. Сезне шуларның уникесе белән таныштырып үтәсем килә.

Эшләп табу.

1. Германия - дөньяда иң эре экспортерлар арасында икенче урынны били.

2. Әлеге ил экономикасы Европада беренче, ә дөньяда - дүртенче урында тора.

3. Германия - дөньякүләм корпорациялар Ватаны дисэк тә ялгышмабыз.

Белергә кирәк!

1. Немец телендә сөйләшүчеләр саны Европа союзы составында иң күбеннән (хәтта инглиз, француз һәм испан телләре арасында да).

2. Немец теле дөньяда ун иң күп кулланыла торган телләрнең берсе булып тора.

3. Физикадан - 22, химиядан - 30, медицина өлкәсендә 25 галим Нобель премиясе лауреатлары булып, нәкъ менә немец телендә сойләшүче илләрдән булып саналалар.

4. Машина төзү буенча Германия дөньякүләм лидер булып тора.

5. Шул ук вакытта инглиз һәм немец телендә охшаш сүзләр бихисап.

Haus=House (өй)

Buch=book (китап)

Finger=finger(бармак)

Hand=Hand (кул)

Name=name (исем)

Mutter=mother (әни)

Уйларга!

1. Немец телен Гете, Маркс, Ницше, Кафка, Бах, Моцарт, Бетховен, Фрейд һәм башка танылган галимнәр, язучылар һәм композиторлар теле дип атап йөртәләр.

2. Немец теле дөньяда фәндә кулланыла торган телләр арасында икенче урында.

3. Дөньядагы барлык бастырылган китапларның 18% германия өлешенә туры килә.

4. Философия, әдәбият, химия һәм башка бик күп фәннәр ачышлары немец телендә язылган һәм бастырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев