Логотип Идель
Ялкын

УКЫТУЧЫЛАР ЭВАКУАЦИЯГӘ КИТКӘНЧЕ

Казан шәһәрендәге Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясен без күптәннән беләбез инде. Яратабыз, читтән күзәтәбез, шул гимназия укучыларыннан редколлегия әгъзаларыбыз да бар. Бүген без тагын бер тапкыр анда кунакта булып, тагын бер класс - 7нчеләр белән танышып (һәм дуслашып та дип ышанасы килә) кайттык. Дөресен әйткәндә, без тагын 8ләр белән дә таныштык анысы, ләкин алар хакында соңрак. 

Башта сезне нәкъ менә 7ләр белән таныштырасы килә. Татар гимназиясе дигәч, күз алдына нәкъ менә шушы класстагы егет-кызлар кебекләр күз алдына килә бит.

[caption id="attachment_4155" align="aligncenter" width="1180"]Беренчедән, бу кешеләр үзләренең кем булуын төгәл беләләр. Беренчедән, бу кешеләр үзләренең кем булуын төгәл беләләр.[/caption]

[caption id="attachment_4159" align="aligncenter" width="1180"]Икенчедән, киләчәкләрен инде бүгеннән үк күзаллыйлар. Икенчедән, киләчәкләрен инде бүгеннән үк күзаллыйлар.[/caption]

[caption id="attachment_4156" align="aligncenter" width="1180"]Һәм шул юнәлештә хәрәкәт итәләр, белем туплыйлар. Һәм шул юнәлештә хәрәкәт итәләр, белем туплыйлар.[/caption]

[caption id="attachment_4157" align="aligncenter" width="1180"]Югалып калмаска аларга укытучылары Ләйсән Фиргать кызы гел ярдәм итеп тора. Югалып калмаска аларга укытучылары Ләйсән Фиргать кызы гел ярдәм итеп тора.[/caption]

[caption id="attachment_4150" align="aligncenter" width="922"]Мәсәлән, бу класста Рената исемле кыз укый. Аны шагыйрә дип белерсез. Мәсәлән, бу класста Рената исемле кыз укый. Аны шагыйрә дип белерсез.[/caption]

7нче класстан кала, без әле бу гиназиянең 8нче классы белән танышу бәхетенә дә ирештек. Анысы ялгыш кына, очрашу башланганын көткән арада килеп чыкты.

8ләр бөтенләй үзгә икән. Алар үзләрен элита дип таныштырдылар. Сайлап алынган егетләр-кызлар, димәк.

[caption id="attachment_4151" align="aligncenter" width="1180"]Тик нинди сәләтләренә карап сайлап алынуларын төгәл генә әйтә алмадылар. Тик нинди сәләтләренә карап сайлап алынуларын төгәл генә әйтә алмадылар.[/caption]

[caption id="attachment_4154" align="aligncenter" width="1180"]Шуңа безгә үзебезгә фаразларга туры килде. Шуңа безгә үзебезгә фаразларга туры килде.[/caption]

[caption id="attachment_4153" align="aligncenter" width="1180"]Шактый баш ватканнан соң, бәлки, рус телен белү дәрәҗәсенә карап сайлаганнардыр дигән нәтиҗәгә килдек. Шактый баш ватканнан соң, бәлки, рус телен белү дәрәҗәсенә карап сайлаганнардыр дигән нәтиҗәгә килдек. Ник дигәндә, бу класста күбесе шәп кенә итеп саф рус телендә сөйләшә, сиптерәләр генә. Ничек өйрәнгәннәрдер?! Афәрин, кыскасы.[/caption]

Аннары укытучыларны эвакуация кагыйдәләренә өйрәтергә тиешләр иде. Шуңа 8ләр белән иркенрәк аралашып булмады. Киләсе очрашканда аларга аерым игътибар итәрбез әле :)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев