Логотип Идель
Ялкын

"УКЫЛМАГАН ХАТ"

Гади бер көн иде бу. Ләкин Алсу өчен гади генә булмады. Бүген ул аеруча шат күңелле иде, юктан да кызык эзли, бик еш елмая, шаян сүзләр сөйләп сыйныфташларын көлдерә. Кыскасы, ул бүген әйтерсең май кояшы иде. Аның бит сәбәбе дә гади генә түгел, Динар белән икесен бер партага күчерделәр бүген. Алсу өчен бу әйтеп бетермәслек зур шатлык иде. Эйе, ул бит инде Динарны беренче сыйныфтан алып ошатып йөри, аны күрү белән бар дөньясын оныта. Тик Динар гына бердә аны күрми шул.
Иртәгә 23 нче февраль, Халыкара Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан Алсу, Динарга открытка бүләк итергә уйлады. Открытка гади генә түгел иде, аның эчендә Алсуның барлык хис-кичерешләре турында хат язылган. Әйе, Алсу инде 8 ел бу хатны язырга хыялланган иде бит, ләкин батырчылыгы җитмәгән күрәсең моңарчы. Ә буген ул бар куркуын җиңеп, кич утырып хат язды:
Бер хат язам бүген сиңа, Динар
Аңларсыңмы, минем хисләрне.
Юләр икән бу дип көлмәссеңме?
Уйлыйм сине һәрбер кичләрне.
Гашыйк булдым инде сиңа күптән
Хисләрем саф сиңа карата.
Белмим инде, нәрсә диярсең син,
Мин бит сине өзелеп яратам.
Алсу хатны турыдан-туры Динарга тапшырырга оялды, әлбәттә. Шуңа күрә аны парта астына куеп калдырды. Ләкин бу хат Динарга барып җитмәде. Сыйныфтагы малайлар аны алып укыганнар да, икенче көнне Алсу сыйныфка килеп керүгә, аны үрти башладылар. Алсу йөгереп сыйныфтан чыгып китте дә, көне буе елады да елады. 8 ел буе яшереп йөргән хисләренең, бер мәлне бөтен сыйныфка таралуы – аның өчен әйтеп бетермәслек кыен иде шул...

[gallery columns="2" size="full" ids="6610,6608"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев