Ялкын
"УКУЧЫЛАР ИҖАТЫ"
Кышкы теләкләр
Йокыга талган дөнья,
Төренеп ак юрганга.
Куанам мин, сөенәм,
Дөнья тыныч булганга.
Аклык чәчә кышкы дөнья,
Сафлыкны ярата шул.
Күңелдәге борчуларны
Еракка тарата ул.
Бөтен җирдә аклык булсын,
Өйләр җылы, нурлы торсын.
Кеше күңеле ап-ак кардай
Сыйныфташларым
Минем сыйныфташларым
Берсеннән берсе кызык:
Гөлия көлә, Әлфинә көйли,
Әдилә шигырь сөйли.
Фәнис белән Илназыбыз
Спортны бик ярата.
Кызык сүзләр сөйләп, Илсур
Безне үзенә карата.
Гөлия шигырьләр яза
Дуслары теләп тыңлый.
Һәр бәйрәмдә Әлфинәнең
Матур тавышы яңгырый.
Менә шулай бик күңелле
Яши сыйныфташларым.
Сезгә гел уңышлар гына
Телим, сыйныфташларым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев