"УКУЧЫЛАР ИҖАТЫ"

"Карлар ява"

Җир өстенә кабат карлар ява
Ак биләүгә төреп күңелне.

Керфекләргә куна,бияләйгә,

Кар яуганда бигрәк күңелле.

 

Җәйге күбәләкләр күптән йоклый,
Тик күбәләк булып кар ява.

Кара җирләр ап-ак булды инде,

Карда өйләр күмелеп кала.

 

Кар яуганына шатланып,

Балачагым йөгерә.

Шул карда ауныйсым килә,

Балачак, кил би-ре-гә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла

Блоглар