Логотип Идель
Ялкын

«УЙНАП ҮТКӘН МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ»

һәр чорның үз уеннары була. Аларның кайберләре бик тиз юкка чыга, икенчеләре исә еллар узгач тагын балалар дөньясына әйләнеп кайта.

Мәктәпкә, билгеле инде, берәү дә дәресләр өчен йөрми. Мәктәпкә тәнәфесләр хакына, коридорларда, спорт мәйданчыкларында уйнала торган уеннар хакына, дуслар хакына йөриләр. Ә дәресләр ул – тәнәфескә кадәр калган вакытны көтеп алу өчен генә кирәк. Ә иң дөресе – аларны да уен өчен куллану.

Карина, 26 яшь: «Батты инде, батты!»

Без партадашым белән дәресләрдә «Диңгез явы» дигән уен уйный идек. Хәзер ул онытылды кебек, компьютер варианты гына калган. Уенда ике уенчы катнаша. Һәркайсы дәфтәренә 10Х10 зурлыгында икешәр «диңгез» ясый. Берсе – үз корабларыңны урнаштыру, икенчесе – дошман корабларын билгеләп бару өчен. Һәр уенчының бер палубалы – 4, ике палубалы – 3, өч палубалы – 2, дүрт палубалы 1 корабы була. Атыш координаталар атау рәвешендә бара. Бер тапкыр шулай физика дәресендә уйнап утырабыз. Укытучы бу вакытта Гиерон патшаның таҗы турында, Архимед ачышы турында сөйли:

  • А7!

  • Тимәде! Г5!

  • Яраладың!

  • Д5!

  • Яраладың!

  • Е5!

  • Батты!

  • Нишләде?

  • Батты инде, батты!


Бу дәрестә мин икеле алдым, чөнки «Нишләде?» дип кайтарып сораган кеше партадашым түгел, физика укытучысы булып чыкты. Һәм ул сорау минем корабыма түгел, ә ваннада ятканда ачыш ясаган Архимедка караган икән.

Роберт, 30 яшь: «Минем комбинация»

Миңа ун яшемә бугай Рубик шакмагы бүләк иткәннәр иде. Менә бу ичмасам бүләк булды. Мин үземне бер башка югары итеп хис итә башладым. Чөнки бу инде син буйга гына түгел, абыйларың кебек, акылга да үскәнсең һәм шундый авыр башваткычны җыюда үз ысулларыңны табарга әзерсең дигән сүз. Мин кечкенә вакытта Рубик шакмагы үзен хөрмәт иткән һәр кешедә булгандыр кебек. Соңыннан бу уен онытылып торды, һәм менә хәзер мин бу төсле шакмакларны янәдән очрата башладым. Чамалыйсыздыр инде, бу башваткыч алты ягы алты төскә буялган шакмак рәвешендә ясалган, үзе кечерәк 26 шакмактан тезелгән. Шул кечкенә шакмакларны боргалап, Рубик шакмагының һәр ягы бер төстә булырлык итеп җыярга кирәк аны. Мин аның ике ягын гына җыя алдым, аннары калган яклары килеп чыкмаганга эчем пошып, төсле пластиналарын куптардым да, «дөресләп» ябыштырып чыктым. Чынлыкта, кубик җыю ул – үзе бер сәнгать.

Рамил, 27 яшь: «Турбомания»

Беренче сагызлар арасында «Турбо» дигән бик үтә дә тәмсезе бар иде. Мин аны эчендәге вкладышлары өчен генә ала идем. Вкладышларга машина рәсемнәре төшерелгән. Без классташ малайлар белән аларны җыябыз, бертөрлеләре килеп чыкса, алмашабыз, ә иң кызыгы – тәнәфестә вкладышлы уйныйбыз. Вкладышларны тигезләп, бер-берсе өстенә өясең, алар рәсемле ягы белән өскә карап торырга тиеш. Аннары чиратлап учыбыз белән шул өемгә китереп бәрәбез. Әйләнгән вкладышлар бәргән кешегә була, берәү дә әйләнмәсә, чираттагы кеше бәрә. Соңрак бу уенны фишкалар белән уйный башладылар.

Евгения, 23 яшь: «Уналтынчысы югалган»

Минем апаның саннар тутырылган тартмачыгы бар иде. Кечкенә вакытта мин аны мәктәптә кирәк була торган мөһим бер әсбап дип уйлый һәм апам күрмәгәндә алып, шуларга сокланып утырырга ярата идем. Ләкин бу тартма тулы түгел, аңа бер сан җитми. Дөрес, анда барлык саннар да тәртип белән – бердән унбишкә кадәр, ләкин тартмада әле тагын бер санлык урын бар – уналты саны да сыя. Шуны аңлап алгач, мин озак кына: «Югалткансың, дип, миңа сылтамасалар ярар иде», – дип куркып йөрдем һәм укырга кергәнче бу тартмага башка кагылмадым. Соңрак кына аның мәктәпкә кагылышы булмавы, «Пятнашки» уены икәне ачыкланды. Хәзер бу уенны интернетта да уйнап була.

Дамир, 26 яшь: «Мультигы кайда соң моның?!»

Сез беренче электрон уенчыкларны хәтерлисезме? Аларга үзебезчәләп «Электроника» дип язылган иде. Бу уенчыкта «Ну, погоди!» мультфильмындагы бүре йомырка җыя. Йомыркалар уңнан-сулдан аслы-өсле коелып торалар, бүрене шул арада тиешле якка борып, кәрҗинен йомырка төшәрлек итеп җайларга кирәк. Безнең класста шундый бер ышану яши иде: әгәр дә мең йомырка җыя алсаң, уенчык мультик күрсәтәчәк. Мин бер дәрестә шулкадәр мавыгып киттем ки, үзем дә сизмәстән, 999 йомырка җыйганмын. Шуннан соң минем балларым юк ителде дә, уен яңа баштан башланды. Минем ышануым шулкадәр көчле булган күрәсең, мин дәрес барганын да онытып, бик рәнҗүле тавыш белән: «Мультигы кайда соң моның?» дип кычкырып җибәргәнмен. Миңа «мультик» дигән кушамат тагылып калды.

[gallery columns="2" ids="1522,1521"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев