УЙНАП ҮТКӘН МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ

Һәр чорның үз уеннары була. Аларның кайберләре бик тиз юкка чыга, икенчеләре исә еллар узгач тагын балалар дөньясына әйләнеп кайта.

Мәктәпкә, билгеле инде, берәү дә дәресләр өчен йөрми. Мәктәпкә тәнәфесләр хакына, коридорларда, спорт мәйданчыкларында уйнала торган уеннар хакына, дуслар хакына йөриләр. Ә дәресләр ул – тәнәфескә кадәр калган вакытны көтеп алу өчен генә кирәк. Ә иң дөресе – аларны да уен өчен куллану.


1'Карина, 26 яшь: «Батты инде, батты!»


Без партадашым белән дәресләрдә «Диңгез явы» дигән уен уйный идек. Хәзер ул онытылды кебек, компьютер варианты гына калган. Уенда ике уенчы катнаша. Һәркайсы дәфтәренә 10Х10 зурлыгында икешәр «диңгез» ясый. Берсе – үз корабларыңны урнаштыру, икенчесе – дошман корабларын билгеләп бару өчен. Һәр уенчының бер палубалы – 4, ике палубалы – 3, өч палубалы – 2, дүрт палубалы 1 корабы була. Атыш координаталар атау рәвешендә бара. Бер тапкыр шулай физика дәресендә уйнап утырабыз. Укытучы бу вакытта Гиерон патшаның таҗы турында, Архимед ачышы турында сөйли:





  • А7!




  • Тимәде! Г5!




  • Яраладың!




  • Д5!




  • Яраладың!




  • Е5!




  • Батты!




  • Нишләде?




  • Батты инде, батты!




Бу дәрестә мин икеле алдым, чөнки «Нишләде?» дип кайтарып сораган кеше партадашым түгел, физика укытучысы булып чыкты. Һәм ул сорау минем корабыма түгел, ә ваннада ятканда ачыш ясаган Архимедка караган икән.


2Роберт, 30 яшь: «Минем комбинация»


Миңа ун яшемә бугай Рубик шакмагы бүләк иткәннәр иде. Менә бу ичмасам бүләк булды. Мин үземне бер башка югары итеп хис итә башладым. Чөнки бу инде син буйга гына түгел, абыйларың кебек, акылга да үскәнсең һәм шундый авыр башваткычны җыюда үз ысулларыңны табарга әзерсең дигән сүз. Мин кечкенә вакытта Рубик шакмагы үзен хөрмәт иткән һәр кешедә булгандыр кебек. Соңыннан бу уен онытылып торды, һәм менә хәзер мин бу төсле шакмакларны янәдән очрата башладым. Чамалыйсыздыр инде, бу башваткыч алты ягы алты төскә буялган шакмак рәвешендә ясалган, үзе кечерәк 26 шакмактан тезелгән. Шул кечкенә шакмакларны боргалап, Рубик шакмагының һәр ягы бер төстә булырлык итеп җыярга кирәк аны. Мин аның ике ягын гына җыя алдым, аннары калган яклары килеп чыкмаганга эчем пошып, төсле пластиналарын куптардым да, «дөресләп» ябыштырып чыктым. Чынлыкта, кубик җыю ул – үзе бер сәнгать.


Рамил, 27 яшь: «Турбомания»


3Беренче сагызлар арасында «Турбо» дигән бик үтә дә тәмсезе бар иде. Мин аны эчендәге вкладышлары өчен генә ала идем. Вкладышларга машина рәсемнәре төшерелгән. Без классташ малайлар белән аларны җыябыз, бертөрлеләре килеп чыкса, алмашабыз, ә иң кызыгы – тәнәфестә вкладышлы уйныйбыз. Вкладышларны тигезләп, бер-берсе өстенә өясең, алар рәсемле ягы белән өскә карап торырга тиеш. Аннары чиратлап учыбыз белән шул өемгә китереп бәрәбез. Әйләнгән вкладышлар бәргән кешегә була, берәү дә әйләнмәсә, чираттагы кеше бәрә. Соңрак бу уенны фишкалар белән уйный башладылар.


Евгения, 23 яшь: «Уналтынчысы югалган»


Минем апаның саннар тутырылган тартмачыгы бар иде. Кечкенә вакытта мин аны мәктәптә кирәк була торган мөһим бер әсбап дип уйлый һәм апам күрмәгәндә алып, шуларга сокланып утырырга ярата идем. Ләкин бу тартма тулы түгел, аңа бер сан җитми. Дөрес, анда барлык саннар да тәртип белән – бердән унбишкә кадәр, ләкин тартмада әле тагын бер санлык урын бар – уналты саны да сыя. Шуны аңлап алгач, мин озак кына: «Югалткансың, дип, миңа сылтамасалар ярар иде», – дип куркып йөрдем һәм укырга кергәнче бу тартмага башка кагылмадым. Соңрак кына аның мәктәпкә кагылышы булмавы, «Пятнашки» уены икәне ачыкланды. Хәзер бу уенны интернетта да уйнап була.4


Дамир, 26 яшь: «Мультигы кайда соң моның?!»


Сез беренче электрон уенчыкларны хәтерлисезме? Аларга үзебезчәләп «Электроника» дип язылган иде. Бу уенчыкта «Ну, погоди!» мультфильмындагы бүре йомырка җыя. Йомыркалар уңнан-сулдан аслы-өсле коелып торалар, бүрене шул арада тиешле якка борып, кәрҗинен йомырка төшәрлек итеп җайларга кирәк. Безнең класста шундый бер ышану яши иде: әгәр дә мең йомырка җыя алсаң, уенчык мультик күрсәтәчәк. Мин бер дәрестә шулкадәр мавыгып киттем ки, үзем дә сизмәстән, 999 йомырка җыйганмын. Шуннан соң минем балларым юк ителде дә, уен яңа баштан башланды. Минем ышануым шулкадәр көчле булган күрәсең, мин дәрес барганын да онытып, бик рәнҗүле тавыш белән: «Мультигы кайда соң моның?» дип кычкырып җибәргәнмен. Миңа «мультик» дигән кушамат тагылып калды.5


 

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2019 - 20:55
    НИГЕЗ ЙОРТ Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде...
    2624
    1
    55
  • 22 сентябрь 2019 - 14:14
    ВӘСИЛӘ Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар.
    2077
    1
    25
  • 26 сентябрь 2019 - 15:08
    ПЕРӘ Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме?
    1842
    0
    14
  • 12 октябрь 2019 - 11:30
    БУШ ЙОРТ Туганыннан артык күреп яраткан күршесе Зөһрә карчык үлеп, өч-дүрт ел үтүгә, аның өен авылның теге башында яшәгән ике балалы, яше утыздан арткан Зөлфәт сатып алгач, ялгызы яшәп яткан Гөлсемнең тынычлыгы югалды. Зөлфәтнең авыл халкына ясаган этлекләрен күреп-ишетеп белгән хатын, яңа күршеләре белән бик якыннан аралашмаса да, йорт-бакчалары терәлеп торгач, алардан качып та яши алмады.
    1801
    0
    15
  • 10 октябрь 2019 - 16:48
    ТУКТАЛЫШ “Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды... Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы...
    1717
    2
    24

  • 23 сентябрь 2019 - 15:32
    ЖВАЧКА: "БҮГЕН МИНЕМ ТУГАН КӨН!" Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!
    147
    0
    0
  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    215
    0
    2
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019