Логотип Идель
Ялкын

«ТЫНЫЧЛЫК ХАКЫ»

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 66 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.


Минем бабам Бариев Әхәт Мөхәммәтдин улы сугыш ветераны булган. Бабам 1926 елның 13 маенда Иске Пенәгәр авылында туган. Бабаемның әтисе Барый бабай сугыш кырларында үлеп калган, өч малай әниләре белән ятим үскәннәр. Ә бабаем Әхәт 1943 елда сугышка алынганда аңа нибары 17 яшь булган. Ул Япон сугышында катнашкан. Кышкы суыкларда сугышчылар Кукмара итекләре кигәннәр! Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп, сугыш тәмамланганнан соң Армия хезмәтенә калган. Бары 1949 елда гына туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә ул. Җиңү! Бу –яу кырында илне саклаган солдатлар һәм аларның дошманны җиңеп кайтуын көткән аналар, апалар, сеңелләр, ул һәм кызлар өчен иң зур бәхет. Ә без бабаемның калган медальләрен аның төсе итеп саклыйбыз. 1950 елда әбием Асиягә өйләнеп бик матур тормыш иткән. Калган гомерен, 60 яшькә – пенсиягә кадәр колхозда төзүче булып эшләгән, 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Иң кечкенәсе – минем әнием Гөлфия.


Бабаем 1992 елда вафат булды. Бабаема декабрьда гүр иясе булганына 16 ел тулса да, батырлыгын, тиңдәшсез хезмәтен балалары, оныклары онытмый. Тар каберең киң, авыр туфрагың җиңел, безнең өчен күңелең тыныч булсын, бабаем.


Әбием Бариева Асия Хуҗиәхмәт кызы 1926 елның 24 апрелендә Кукмара бистәсенең Березняк авылында туып үскән. Әбиемә 2 яшь чакта әтисе вафат булган, һәм алар 3 бала әниләре белән ятим калганнар.


“Тормышның ачысын да, төчесен дә күрдек, – дип искә ала әбием. – Аннан Бөек Ватан сугышы башланды. Өйләрдә суык, ягарга утын юк. Өстәвенә дәүләткә ел саен 400 кг ит, 200 л сөт, 3 ц бәрәңге, 200 данә йомырка тапшырырга кирәк иде. Сугыш чорында безне – хатын-кызларны җыеп Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Ямбухта дигән авылда 2 ай буе бер әбидә яшәдек. Сүндәрәдә йокладык. Салкын, без торган йорт хуҗаларының ягарына юк, каян нәрсә таба алабыз, шуны яктык. Тагын тау башына менеп точка дигән нәрсә казыттылар. Суык кыш көннәре балчыкны авыр лом белән ватабыз. Окопның киңлеге дә, тирәнлеге дә алтышар метр, озынлыгы хисапсыз. Ашарга көнгә 400 г икмәк бирәләр иде, анысы да каткан – балта белән чабып ашадык.” Ә әбиемнең апасы Сания һәм аның иптәш кызы авырлыкка түзмичә бер айдан качып кайтып киткәннәр. Ә юлда алар күпме авырлыкларны җиңеп, өйләренә әйләнеп кайтканнар. Әгәр дә качкан вакытта тотсалар, төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Сания апаларны, юлда атлы кеше очрап, салам астына качырып алып кайткан. Авылда исә “ник кайттыгыз, төрмәгә җибәрәбез”, – дип каршылаганнар. Сугыш вакытында солдатларга оекбаш бәйләп, бәрәңге киптереп кич утыруларын хәтерендә яңарта әбием. Ул елларның авырлыгы турында язып кына бетерерлек түгел. “Күпме авырлыклар күрдек без. Инде минем кебекләр сирәк калгандыр. Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр иде”, – дип өнди әбием Асия.


Сугышлар булмый корбансыз.
Ансыз – юк Җиңү туе.
Ә без үлгәннәр алдында
Бурычлы гомер буе.


Еллар үткән саен сугыш ветераннары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!


 Хаҗиәхмәтова Зәлия Бәшир кызы (укытучы: Платонова Дамира Даниял кызы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев