Логотип Идель
Ялкын

«ТУКАЙЛЫ КВЕСТ»

Казан шәһәрендә 23 апрель көнне Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, «Тукай130» квест уены булып узды. Уенда 35 мәктәптән сайлау турын узган 14 төркем катнашты.


«Тукай130» квестын «Ватан» яшьләр үзәге,«Минем яраткан татар телем» инициатив төркеме Казан шәһәренең мәгариф идарәсе, «Ярдәм» фонды ярдәмендә оештырды. Мәктәп укучылар Татар бистәсендәге Тукай эзләрен эзләде, шагыйрьнең кайда яшәвен, кемнәр белән аралашуын һәм башка бик күп әйберләрне белде.


Квестны оештыручы Александр Долгов белдергәнчә, «Тукай130» мәктәп балаларын Тукай эзләрен саклаган урыннар белән таныштыру һәм яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә, милли кыйммәтләргә җәлеп итү өчен кирәк.


«Тукай130» квесты Г. Камал театры мәйданында сәгать 10да башланды. Укучылар шулай ук Тукай шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев