Логотип Идель
Ялкын

ТУКАЙ БҮЛӘГЕ: КЕМГӘ ҺӘМ НИ ӨЧЕН?

Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елдан ТАССР Мәдәният министрлыгы карары белән гамәлгә кертелә. Хәзерге вакытта бу дәрәҗәгә 210 кеше (иҗади төркемнәрдәге кешеләр санын да исәпкә алып) һәм бер коллектив (ТРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле) ирешкән.

Быел әлеге бүләкне алуга 19 кеше тәкъдим ителгән иде. Нәтиҗәдә, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән 3 кеше бүләкләнде. Алар:

Маликова Мәдинә Габделхак кызы. Язучы 1935 елда Татарстанның Сарман районы Мортыштамак авылында дөньяга килә. Әлеге премиягә язучы “Арыш тәме” (2014) китабы өчен лаек дип табылды. Китап үз эченә роман, повесть, хатирәләрне ала. Мәдинә Маликованың әсәрләре аның 20 гә якын китабына тупланган.

Салихов Харис Салих улы. 1927 елда Балтач районы Чутай авылында туа. Ул әлеге премия белән үзенең “А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары” (2008), “Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре”) китаплары өчен бүләкләнә.

Шаһиева Розалина Гомәр кызы. 1945 елда Яшел Үзән районы Бишнә авылында дөньяга килә. Ул әлеге олы бүләккә Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы “Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы” өчен лаек дип табыла.

«Ялкын» киңәш итә:

Мәдинә Маликованың язган әсәрләрен санап бетереклек түгел. Без сезгә «Кызыл гөл», «Көмеш билбау» кебек әсәрләре белән беррәттән аның беренче язылган хикәсе - «Юлдашлар» хикәясен дә укырга тәкъдим итәбез.

Розалина Шаһиева сәнгать белгече генә түгел, шагыйрә дә әле. «Кара мәрҗән», «Ниса» исемле шигырь җыентыкларын укырга тәкъдим итәбез. 15 яшьтән иҗат белән шөгыльләнгән Розалина апа «Ялкын» журналының аерылгысыз дусты да, бала чагында аның язмаларын журналыбыз битендә еш очратырга мөмкин булган.

Харис Салихов 30 елдан артык Ислам теориясен, шәригатьне өйрәнә, диннең фән һәм әдәбият белән бәйләнешен, яшь буынны тәрбияләүдәге ролен билгели. 70-80 елларда Тукайның дингә мөнәсәбәтен ачыклаган фәнни хезмәт яза. «Дин һәм фән» китабы белән танышырга тәкъдим итәбез.




26 апрель – Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Бүген республикада зур бәйрәм - “Шигърият көне”. Кулларына чәчәк тоткан казанлылар бүген иртәдән үк үзәккә, Тукай һәйкәле янына агыла. Безнең репортаж:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев