Логотип Идель
Ялкын

ТУГАН ЯК САГЫНДЫРА

Бу матур, кояшлы, көндә сезне шигъри тәм-том белән сыйларга булдык әле. Төрле аланнардан, лагерьләрдән, чит илләрдән, яллардан авылыгызны сагынып кайтканыгыз бармы? Бардыр... Андый чакта туган нигезнең матурлыгы аеруча күзгә ташлана. Хәтта мең ел яткан таш, мүкләнгән бүрәнәләр, тар гына булып сузылып яткан чишмә сукмаклары яки күршенең чукмар әтәче дә кадерле кебек тоела башлый. Шундыйрак рухлы иҗат тәлгәшләре бүген бездә. Мамадыш районы, Дүсмәт авылыннан иҗади сәламнәрне кабул итеп алыгыз, кыскасы! 



Авылым – гүзәл почмагым


Туган авылым – Дүсмәтем,
Сыенган тау астына.
Шуңа бик тә җанга газиз:
Мин тудым, үстем анда.


Авыз иттем чишмә суын,
Бигрәк тә татлы икән.
Дүсмәтем күк гүзәл почмак,
Бер җирдә дә юк икән.


Регина Федорова



туган як
Ана рәнҗешенә юлыкма


“Балам, күз нурым, нәнием“
Олы җанлы әни сүзедер.
Сабыена наз, сөюен биреп,
Җан өрүче ана үзедер.


Без - балалар әни каршысында,
Мәңге бурычлыбыз - онытма.
Авыр сүзләр әйтеп әниләргә,
Аның рәнҗешенә юлыкма.


Илзинә Мөбарәкшина



ТУГАН ЯК 3


Иң зур бәхет


Газиз әти-әниемне
Бик тә, бик тә яратам.
Алар мине өзелеп сөя,
Мин алар дип җан атам.
Сайра әле, сандаугачым,
Моңлы итеп бер җыру.
Иң зур бәхеттер ул, дуслар,
Әти-әниең булу.
Еллар үтәр, мин дә үсәрмен,
Ераклардан сәлам юллармын.
“Гомерләрен бирче, Ходаем”, - дип,
Һәр көн саен дога кылырмын.


Алисә Исакова



Бүләк ит


Өзеп алып чәчкәләрне миңа
Бүләк ит тә шулай язларда.
Мәхәббәтнең диңгезендә йөздер
Гашыйк ит тә мине тагын да.
Хисләрем дә гүя яшәрделәр
Синең карашыңның назыннан
“Мәңгелеккә!” - диеп кабатлачы
Янып-көеп сөю утыннан.


Алинә Васильева



ТУГАН ЯК 2


***


Мин синеке түгел инде
Алдасам да кабат йөрәкне.
Адашыплар йөрим яннарыңда
Өзә синең хисләр үзәкне.
Хатирәдәй калдың күңелемдә
Ишекләрен ничек ябарга?
Карашларың, назларыңнан синең
Гүя сөю тели качарга.


Алинә Васильева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев