Логотип Идель
Ялкын

«ТУГАН КӨНЕБЕЗ»

Кечкенә чакта 26 нчы апрель көнендә Казанны телевизор аша күзәтә идек. Мәктәптән йөгереп кайтабыз да, зәңгәр экран аша Шигырь бәйрәменә «эләгәбез». Әле хәзер дә Тукай туган көнен үзебезнекен көнкән сыман көтәбез. Әмма аны телевизор аша бәйрәм иткән вакытлар артта калды. Инде үзебез төрле чаралар үткәрүдә катнашабыз, бәйрәмнең үзәгендә кайныйбыз. Бу елгы бәйрәм яшьтәшләрем күңелендә нинди хисләр уяткан соң? Тыңлап карыйк.


Зилә Сабитова, студент:WkLhQOgqQA0 Апрельнең һәр туар таңы «Тукай» дип башланды, «Тукай» дип бетте дисәм, арттырмам. Һәрхәлдә Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә укуым моны гел искәртеп тора. Бүлегебездә Габдулла Тукайга багышланган шәрык кичәсе уздыруда һәм һәр ел саен 26 нчы апрельдә зурлап үтә торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясен оештыруда катнаштым. Акциягә килгәндә, анда күбрәк альтернатив музыкага өстенлек бирелсә дә, аны «Туган тел» җыры белән тәмамладык.


Илнар Нотфуллин, укытучы: Gef6juRjbWY26 апрель турында, минемчә, сөйләп кенә бетереп булмыйдыр ул. Аны һәр кеше үз күзе белән күреп, үз күңеле белән тоярга тиеш. Тукай туры сүзле кеше булган, шуңа күрә аның тормышында бәхәсле хәлләр бик күп очраган, чөнки юкка гына әйтмиләр бит, турысын әйткән туганына ярамаган дип. Минем дә бу көн «чебеннән» ясалган «фил»дән башланып китте. «Дөньяда сүзем калыр» –  дип язылган футболка киеп килгән идем бу көнне мәктәпкә. Укыту эшләре буенча директор урынбасары шунда ук миңа кисәтү ясады, имеш, бу кыяфәт белән мәктәпкә килергә ярамый. Рус кешесенең бөек татар язучысы белән кызыксынмавын аңлыйм аңлавын... Ләкин бу гына мине туктатып калмады. Ахыр чиктә, бу мәсьәлә югарыгарак китте һәм шунда минем файдага чишелде.


Ә гомумән, бәйрәм турында шуны әйтә алам: ул минем көне буена җыелып килгән тискәре энергиямне юкка чыгарды, ә көн ахырында мин инде үземне дә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай кебек хис итә идем.


Гүзәлия Гыйниятуллина, студент: IPmdimOAc3MБу көн, минемчә, һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм. Бу көнне Казанда Габдулла Тукайга багышланган бик күп чаралар уздыралар: шигърият бәйрәме, Тукай премиясен тапшыру тантанасы, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе. Әлеге акцияне оештыручы буларак, ул миңа аеручы якын. Акция бу ел инде 11 нче тапкыр үтте. Чара үз эченә республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясе, яшь архитекторларның урам күргәзмәсе һәм тагын бик күп төрле яңалыкларны ала. Бирегә Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән, чит төбәкләрдән халык җыелды. 2016 елгы антипремия интернетта эшчәнлекне ике дәүләт телендә алып бармаган Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә бирелде. Шул ук вакытта татар теленә хөрмәт белдергән оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Быел алар арасына барлык визуаль мәгълүматны ике дәүләт телендә бертигез урнаштырган Республика кан үзәге, Автомобильләрне кую урыннарын оештыручы муниципаль оешма, татар теле бүлеген өстәгән өчен Яндекс. Музыка хезмәте (Яндекс рәхмәт хатына инде икенче тапкыр ирешә) һәм татар телендә кушымтаны эшләткән Такси-Татарстан оешмасы керде.


Айдар Шәйхи, студент: Xu8owyvU7tg26 апрель искиткеч зур бәйрәм булып истә калды. Мин үзем бу бәйрәмгә алдан әзерләндем, университетта төркемдәшләремә бүләккә Тукай шигырьләре җыентыкларын һәм русча-татарча сүзлекләр әзерләп куйдым. «Гыйлем” берләшмәсе бу көнгә багышлап төрле кызыклы язмалар урнаштырды, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә катнашты. Шигърият бәйрәменә килгәч, уйга калдым: «Бу кадәр кешене, һәм яшьләрне, һәм өлкәннәрне, монда нәрсәгә китергән? Тукайга, туган телебезгә мәхәббәт монда китерә ала икән, димәк, өметсез түгел бит әле без!» Чыннан да, үз шагыйренең туган көнен шулкадәр сөенү һәм шатлык хисләре белән билгеләп үтүче милләт Россиядә бер – ул без генә.


Алсу Сәлахова, студент:2smOa4tIaeg 26 апрель минем өчен чын мәгънәсендә «Тукайлы» көн булды. Институтыбызда матур гына концерт карагач,  Шигырь бәйрәменә юл тоттык. Аннан метрога төшкән идем, анда да концерт куялар икән! Мәктәп, техникум укучыларын тыңлап тордым. Алып баручының «Тукай восхвалял русский народ» дигән сүзе генә колагымны кисте. Аннан җир өстенә – Бауман сәгатьләре янына мендем. «Мин татарча сөйдәшәм» концертын тыңладым. Музыка әйбәт, яшьләрне «селкетә», билгеле, ләкин бу тамашада җырланган кайбер җырларның мәгънәсенә төшенеп җитә алмадым. «Салават – попса, бездә альтернатив музыка» дигән сүзләр яңгыраса да, миңа, яшем егермегә тулмаса да, Салават якынрак.
Ләкин мин барыбер шат. Бу көндә берүземә дүрт концерт карап, күңелем, кайбер кытыршылыкларны исәпкә алмаганда, ял итеп кайтты.


[gallery columns="2" size="full" ids="7920,7917"]

Ольга Ганина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев